Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләрдән торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча шикаятьләр арткан

Быел 5 айда Татарстанда яшәүчеләрдән торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча шикаятьләр, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 40 процентка арткан.

Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин әйтүенчә, бөтен күзәтүләр тарихында мондый зур санның теркәлгәне булмаган. Зарланучыларның артуына карлы салкын кыш та, коммуналь хезмәтләргә түләүне исәпләү, ишегалларын карап тотуга ризасызлыклар да йогынты ясаган. «Борчылып, хакимият органнарына мөрәҗәгать итәләр икән, димәк, нәрсәдер дөрес түгел», – дигән ул. Шул ук вакытта моңа кадәр шикаятьләр күп алыну сәбәпле тәнкыйтькә дучар булган кайбер районнарда, әйтик, Лаеш һәм Лениногорскида хәлләр яхшырган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре