Ике томнан торган җыентыкта бөек шәхесләребезнең шигырьләренә танылган композиторлар иҗат иткән әсәрләр ноталары белән тупланган. «Милли моңнар», «Алтын кояш нурларында» дип атала торган җыентыклар Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәмендә дөнья күрде. Төзүчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дирижер Айрат Җаппаров.

Бүген яңа басмаларны И.В. Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә тәкъдим иттеләр. Чарада Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин катнашты.
«Әлеге томлыкларда Г. Тукай һәм М. Җәлил шигырьләренә вокал һәм хор өчен язылган әсәрләр тупланды. Җыентыкларны бик көттек. Алар фольклор коллективлары, музыка мәктәпләре, консерватория студентлары өчен дә кирәк. Әсәрләрне сайлап алу барышында, аларның бүген ни дәрәҗәдә актуаль булуына игътибар иттек. Арада 1937 елда язылса да, хәзерге вакытта популяр булганнары, 1980 елда иҗат ителеп тә, онытыла башлаганнары бар. Үзебез дә шушы музыка дөньясында кайнагач, иң кызыклы, кирәкле әсәрләрне сайлап алырга тырыштык», – дип белдерде Айрат Җаппаров.

«Милли моңнар», «Алтын кояш нурларында» җыентыкларын тәкъдим итү чарасында көллият студентлары һәм мөгаллимнәр китапка кергән җырларны башкардылар. Әлеге чыгышларны тыңлагач, бүгенге профессиональ җыр сәнгатендә өметле, сәнгатебезне югары дәрәҗәдә дәвам итәрлек яшьләрнең үсеп килүе сөендерә. Халкыбыз яратып җырлый торган, Тукай сүзләренә язылган «Әллүки», «Зиләйлүк», «Бишек» җырлары, шулай ук М. Җәлил сүзләренә иҗат ителгән «Җырларым», «Сагыну» җырлары, операдан арияләр онытылмаячак. Бигрәк тә аларны профессиональ дәрәҗәдә өйрәнү өчен менә шундый кулланма әсбаплар булганда. Чара Г. Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез