Шәле уңганнары: «Күмәк эшләгәндә авырлыгы сизелми»

Авылларда каз өмәләре башланды. Элек кош-кортларны суяр өчен кар төшкәнен көтә идек. Хәзер саклар урын булгач, казлар өлгерүгә урнаштыра да башлыйлар. Питрәч районының Шәле авылында яшәүчеләр каз-үрдәкләрне сатып та бетерәләр икән инде. Шушы көннәрдә без Сафиннар хуҗалыгында өмәдә булдык.

Ел саен – йөзәр кош

Сафиннар гаиләсе һәр елны 100 каз, 100 үрдәк, 100 тавык ала икән. Кош-кортлары үзләре өчен дә, күчтәнәчкә дә, сатарга да җитә. Үрдәк белән тавык күптән эшкәртелеп суыткычка кергән инде. Өмәгә казларның да кырыгы гына калган иде.

–  Авыл җирендә эшсез торып булмый. Терлек тотабыз. Тормыш җитеш булсын дип тырышабыз. Ирем Илнур белән өч ул үстердек. Бер малаебыз – хәрби кеше. Ул гаиләсе белән читтә яши. Безнең янга елга бер генә кайта. Калган улларым да үз гаиләләре белән шәһәрдә торалар. Шөкер, гел кайтып, ярдәм итеп торалар. Эшне бергә эшлибез, – ди хуҗабикә Наилә апа.

Каз өмәсенә ике килене дә кайткан. Берсе – Питрәч кызы, икенчесе Казанныкы икән.

– Шәлегә килен булып төшсәң, бөтен эшкә өйрәнәсең. Алсу, мин – шәһәр кызы, дип тормады – чүбен дә утый, каз да йолкый. Бөтен эшне әни белән бергә эшлиләр, – ди Алсуның ире Ленар. Кече килен Аида исә каенанасы яныннан китми дә. Өмәгә килүчеләрне көткәндә берсе бәлешен ясый, икенчесе аш сала, өченчесе коймак изә. Без сөйләшеп, танышып йөргән арада, урамның теге очыннан гармун тавышы ишетелде. Баксаң, өмәчеләр бар йоласына туры китереп җыела икән.

– Матур итеп каз өмәсе уздыру теләге күңелемдә әллә кайчаннан йөри иде. Без бит шушы йолалар белән үскән буын. Элек мондый чаралар бигрәк күңелле уза иде. Районның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Лилия Гатиатуллина, Наилә апа, әйдә әле, яшьләргә өмә уздырып күрсәтик, дип шалтыраткач, бик теләп риза булдым. Әйтерсең, яшьлеккә кайттым. Ял көнен җиткерә алмыйча борчылдым. Эштән курыкмыйбыз анысы, әмма зурлап өмә уздырудан бераз курыккан идем, – ди Наилә апа.

Җырлап йөрү берни түгел, йола яшәсен!

Биредә бар да башкача. Питрәч районының Чыты мәдәният йорты мөдире Миннур Шәмсетдинов, бездә башта эшләтәләр, аннан сыйлыйлар, дисә, монда исә башта кунак итәләр икән, ди.

– Бигрәк матур йоланы торгызырга алынганнар. Хәзер кешедә каз да күп, әмма берсенең дә мәшәкатьләнеп бәйрәм ясыйсы килми. Тизрәк эшләү ягын карыйлар, – ди ул. Миннур, күрше авылларында каз өмәсе узасын белгәч, үзе белән ике авылдашын да алып килгән. Берсе – гармунчы, икенчесе – җырлап йөрүче егет.

Җырлау дигәннән, өмәгә килүчеләрнең күбесе «Зөбәрҗәт» халык ансамбленә йөрүчеләр икән.

– Максатыбыз – милли йолаларны кайтару. Без җырлап-биеп кенә йөрмибез. Авылыбыз үзенчәлекле. Шәледә генә булган күркәм гадәтләр бар. Шуларны саклап калу өчен ансамбль төзедек тә инде, – ди Шәле мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, ансамбль җитәкчесе Зөлфия Гыйниятова.

Ансамбльгә йөрүчеләр бар эшкә дә оста булып чыкты. Казлар күз ачып йомганчы йолкынды. Берәү канатын кисә, икенчесе тәпиен урнаштыра, өченчеләр эч-башын ала. Кыскасы, Шәле кызларыннан эш курка.

– Җырлап эшләгәндә, бер эшнең дә авырлыгы сизелми. Татар халкы борчуы булса да, сөенечле чагында да җырлаган. Без дә шулай яшибез. Ансамбльгә 16 кеше йөрибез. Милли йолаларыбызны кайтарасы килә. Оныкларга күрсәтеп, киләчәк буынга шуны җиткерәсе иде, – ди Эльвира Нәҗмиева. – Безнең авыл элек-электән үзенең гореф-гадәтләре, йолалары белән башкалардан аерылып торган. Авылыбызның 80 процент егете кызны урлап алып кайта. Борынгы йолага тап төшермибез. Элек инде эләктергән дә алып кайтып киткән булса, хәзер очрашып йөргән кызны  бераз кисәтебрәк куялар да урлыйлар. Кызны башта егетнең берәр туганына алып кайталар. Ул анда өч көн тора. Аннан соң аны егет өенә алып кайталар. Йортка килен каз мамыклы мендәрләргә басып керә. Кызны урлауга, таң атканын көтәләр дә, егетнең әти-әнисе булачак кода-кодагыйларына барып, без сезнең алда гаепле инде, кызыгызны урладык, дип әйтә. Бик сирәкләр генә риза булмый. Аның каравы урлап өйләнүче никахлар нык була.

«Йоланы кечкенәдән белсеннәр!»

Районның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Лилия Гатиатуллина исә, милли йолаларны сабый чактан ук өйрәтергә кирәк, дигән фикердә.

–  Милләт яшәсен өчен без гореф-гадәтләрне сакларга тиеш. Без эшне балалар бакчасыннан башладык. Иң элек «Татар малае», «Татар кызчыгы» дигән бәйгеләр уздырдык. Һәр бәйге үз эченә күп кенә милли йолаларны сыйдыра. Әнә шулай итеп, каз өмәсенә дә килеп җиттек.  Яшь буын белеп үссен, дибез, – ди Лилия. – Соңгы арада милли киемгә дә өстенлек бирүчеләр артты. Сабантуйларга хәзер бер горурлык белән чыгабыз. Күңелгә рәхәт. «Ак калфак» ул хатын-кызларны берләштереп кенә калмый, гаиләнең иминлеген дә ныгыта, балаларга дөрес тәрбия бирергә дә ярдәм итә.

Питрәч районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазылҗанов та, халыкны яңадан йолаларны сакларга өйрәтү җиңел түгел, ди.

– Милли оешмаларда, мәдәният йортларында татар җанлы кешеләр эшләве кирәк. Әгәр үз милләте дип янып торучылар була икән, гореф-гадәтләр беркая да югалмый. Әнә бүген дә, ял көне инде, дип тормадык, һәркем өмәгә килде. Каз йолкыганны күргән бар ул, шул өмәне матур итеп күрсәтүләр инде онытылган иде. Шәле халкына рәхмәт. Алар эшли дә, ял итә дә белә, – ди ул.

Каз өмәсенә Шәле авылы егете, язучы Камил Кәримов та кайткан иде.

– Ни дисәң дә, элеккеге каз өмәләре сагындыра. Әгәр авылларда әлеге йоланы торгызып, матур итеп бәйрәм ясыйлар икән, әлбәттә, бу бик яхшы. Әмма хәзер кешеләр үзгәрде. Алар бәйрәмгә вакыт тапмый. Каядыр ашыга, дөнья куа. Өмә ясау җиңел эш түгел. Үз мәшәкате бар. Аны кире кайтару халыктан тора. Кушып кына берни эшләп булмый, – ди Камил Кәримов. – 1990 нчы еллар башында Казанның цирк бинасында республикакүләм каз өмәсе узды. Анда төрле районнардан киләләр иде. Ул чакта товарларның юк чагы. Каз өмәсендә исә шуларны аукционга куеп сату гадәте бар иде. Шунда җырчы Венера Ганиеваның бик затлы тун алганы истә калган.

Шәле халкының уңганлыгына сокланып кайттым. Үзләре җырлый, үзләре каз йолкый. Шул арада өйдәгеләр мичтән бәлеш ала. Табада коймаклар чыжлый. Аларны каз маена манып табынга куялар. Каз йолкучыларның да эше тәмамлана. Казларны чишмәдә чайкап менеп, алар башка йортка ашыга. Үзләре әйтмешли, күмәкләп эшләгәндә каз йолку сизелми дә икән ул!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү