Татарстанда ковид йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 35 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 23 кеше ковид йоктырган. Чаллыда шундый 9 очрак, Әлмәт районында алты, Түбән Камада биш, Алабуга, Менделеевск, Тукай һәм Чистай районнарында икешәр очрак, Лениногорск районында бер очрак теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 26 100 тапкыр куелган. Татарстанда 22 700 кеше коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1 038 411 кеше коронавирустан вакцинация узган. Ә 901 058 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.


Фикер өстәү