Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган,ә 27 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 16 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 15 кеше ковид йоктырган. Чаллыда чир йоктыруның 8, Мендедеевск районында ике, Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Мөслим, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

14 июньгә булган мәгълүматлар буенча, республикада Сovid-19 инфекциясен йоктыруның 21 908 очрагы теркәлгән.

Республикада пандемия башланганнан алып, 19 328 кеше (узган тәүлектә – 17 кеше) коровирустан терелгән.

/Татар-информ


Фикер өстәү