12 июнь кичендә Чаллыда 64 нче комплекста күпкатлы йорт тәрәзәсеннән пенсионер ханым егылган. Аның гәүдәсен дүртенче подъезд янында табалар.
Билгеле булганча, 67 яшьлек хатын-кыз бик каты авырган. Фаҗига сәбәбе ачыклана, дип язалар «Чаллы хәбәрләре».