Татарстанда тагын 113 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 113 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«27 кеше хастаханәгә озатылган, 86 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 65, Чаллыда — 13, Алабугада — алты, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында — дүртәр, Минзәлә районында өч очрак ачыкланган. Инфекция йоктыручылар барлыгы 21 муниципалитетта теркәлгән.

Шул рәвешле, 17 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус инфекциясенең 44 411 очрагы расланган, 37 658 кеше (шуларның унтугызы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 321 570 кеше (шуларның 2 485е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 870 126 кеше икенче дозаны да алган. 154 771 кеше кабат вакцинация узган.


Фикер өстәү