Республикада 52 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«16 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 26, Чаллыда – 10, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында – өчәр, Алабуга районында – ике, Биектау, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 26 мең очрагы теркәлгән, 22,7 мең кеше (шуларның 41е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы1 037 065 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 901 меңнән артык кеше икенче дозаны да алган.


Фикер өстәү