Республикада 94 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«27 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 42, Чаллыда – 15, Тукай районында – алты, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында бишәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 27 734 очрагы теркәлгән, 23 595 кеше (шуларның 51е – узган тәүлектә) терелгән.

Барлыгы 781 кеше (шуларның 484е – 2021 елда), соңгы тәүлектә 7 кеше вафат булган.

Республикада барлыгы 1 107 745 кеше (шуларның 10 300е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 965 214 кеше икенче дозаны да алган.


Фикер өстәү