Апас районының яңа башлыгы сайланды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Апас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында катнашты, кадрлар үзгәреше утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә булды.

Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов Биектау районына эшкә күчүгә бәйле рәвештә үз вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшерде, муниципаль совет депутаты, «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы – Буа электр челтәрләре директоры Айрат Җиһаншин Апас районының яңа башлыгы итеп сайланды.

«Хәзерге вакытта кайбер муниципаль берәмлекләрдә кадрлар алышына һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа Биектау районына эшкә күчәргә тәкъдим итте», — диде Равил Хисаметдинов утырышны ачып. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә үз вазифасыннан китә.

Равил Хисаметдинов депутатларга Апас районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату үтенече белән мөрәҗәгать итте. Район советы депутатлары бу карарны хуплады. Фәрит Мөхәммәтшин Равил Хисаметдиновка башкарган хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Шуның нәтиҗәсендә Апас районы кайбер күрсәткечләр буенча республика районнары арасында лидерларның берсенә әверелде.


Фикер өстәү