Казан үзәгендә бер бинада янгын чыккан

Казанның Исхакый урамындагы 1нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 11.49 сәгатьтә килгән.

Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр янгын өченче каттагы фатирның аш бүлмәсендә чыгуын ачыклаган. Янгыннан бер хатын-кызны коткарганнар. Тагын сигез кеше, шул исәптән ике бала урамга үзләре чыккан.

12.06 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер сәбәбен ачыклыйлар.


Фикер өстәү