Янгыннан коткарылган Казан кешесе аңына килгәч табиблардан качкан

Күп катлы йорттагы янгыннан коткарылган Казан кешесе аңына килгән һәм ашыгыч ярдәм табиблары яныннан качып киткән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген 101нче янгын сагы номерына Богатырев урамындагы торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килгән. Икенче каттагы фатирларның берсе янган, янгын мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән.

Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр дүрт кешене битлек ярдәмендә урамга алып чыккан, шулай ук янган фатирның хуҗасын коткарганнар.

Ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар, әмма ул аңына килү белән ярдәм күрсәтү урыныннан качкан. Табиблар аның исерек булуын хәбәр итә. Ир-атның шәхесе әлегә ачыкланмаган

Янгын сүндерелгән, хәзер аның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү