Татарстанда 8 баланы янгыннан коткарганнар

Татарстанда янгыннан 11 кешене коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген төнлә 101 нче янгын сагы чакыру номерына Васильево бистәсендә Стекольная урамында бер катлы кирпеч йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Янгыннан 11 кеше, шул исәптән, 8 баланы да коткарганнар.
Янгын мәйданы 56 квадрат метр тәшкил итте. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Фаразлар буенча, янгын электр җиһазларын монтажлау таләпләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.


Фикер өстәү