Дәүләт Советының егерменче утырышы 18 мартта үткәреләчәк

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы 18 мартта үткәреләчәк. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибендәге мәсьәләләрне карап тикшерүгә керешкәнче, соңгы вакытларда республикаларда булып узган кайбер әһәмиятле вакыйгаларны билгеләп үтте. Парламент башлыгы районнарда узган гражданнар җыеннарына һәм район советларының хисап сессияләренә аерым тукталды.
Алда торучы утырышка килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, депутатлар 24 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика законы проектын, 3 закон инициативасын һәм Россия субъектларының ике мөрәҗәгатен, бер федераль закон проектын карап тикшерергә ниятли.
Парламентчылар иң элек территорияләрне үстерү схемаларын гамәлгә кертү өчен хокукый база булдыручы закон проектларын караячак. Аерым алганда, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында һәм күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерүне оештыру турында закон проектларын икенче укылышта карап тикшерү күздә тотыла.
Хәтерләсәгез, территорияләрне комплекслы үстерү һәм кешеләрнең торакка хокукларын яклау Дәүләт Советының соңгы утырышында зур бәхәс тудырган иде. Республика парламентында бер ай дәвамында профильле комитетлар депутатлары, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, белгечләр катнашында әлеге тема буенча эшлекле киңәшмәләр һәм утырышлар үткәрелгән. Нәтиҗәдә моңа кадәр беренче укылышта кабул ителгән закон проектларына төзәтмәләр кертелгән һәм территорияне үстергәндә милекчеләргә гарантияләр билгеләүне күздә тоткан яңа документ эшләнгән.
Шулай ук физик культура һәм спорт турында, җан башына, халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында һ.б. закон проектлары да беренче укылышка әзерләнгән. Татарстан Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты соңгы – өченче укылышта кабул ителәчәк.
Егерменче утырышта шулай ук Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкилнең, Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең узган елдагы эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясаулары күздә тотыла.


Фикер өстәү