Дәүләт Советының киләсе утырышы 25 ноябрьдә узачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы 25 ноябрьдә үткәрелә. Кичә парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 21 мәсьәлә, шул исәптән 5 федераль һәм 9 республика законы проектын карап тикшерергә ниятли.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карауга керешкәнче, соңгы вакытларда республикада булган кайбер мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте. Парламент башлыгы октябрь – ноябрь айларында узган Бөтенроссия халык санын алуга аерым тукталды. «Безнең республика җанисәп алуда бик актив катнашты, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Аның уңышлы төгәлләнүендә Дәүләт Советы депутатларының да өлеше бар».

«2022 елга һәм пландагы 2023, 2024 еллар чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты, һичшиксез, парламент утырышында караласы төп мәсьәлә булачак. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, беренче укылышта каралганнан соң, закон проектына 533 төзәтмә кертелгән. Кайберләрен авторлар үзләре үк карап тикшерүдән төшереп калдырган, 511е кабул итүгә тәкъдим ителгән.
Шулай ук Татарстан Сайлау кодексына, инвестицион эшчәнлек турында законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары тикшереләчәк. Ә инде янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге эшчәнлекне, умартачылыкны үстерүне җайга салучы закон проектлары беренче укылышка әзерләнгән.
Парламент утырышында Дәүләт Советының 2022 елга закон проектлары буенча эшләүнең якынча планы да каралачак.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырыштан соң журналистлар сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, бюджет турында законны икенче укылышка әзерләү барышында 2022 елга республика бюджеты дефицитының 24 миллиард сумга җиткерелүен ул республика хакимиятенең әле тагын кайбер илкүләм проектларда, дәүләт программаларында катнашырга ниятләве белән бәйләп аңлатты. «Аларда катнашуның шарты булып, төбәк бюджетыннан финанслашу тора, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикага бу программаларда катнашу отышлы булачак, шуңа бюджетның чыгым өлешен һәм бюджет дефицитын арттырырга карар кылдык».


Фикер өстәү