Бозга чыккан өчен балыкчыларга штраф түләргә туры киләчәк

Лаеш районында коткаручылар Рыбнадзор хезмәткәрләре белән быел тәүге рейд уздырган.

Рождествено бистәсе янында Мишә елгасына юка гына боз өстенә 20ләп балыкчы җыелган. Тикшерүчеләрне күрүгә, алар төрлесе төрле якка качкан. Шулай да дүртесен токтаннар. Бозның калынлыгы үлчәнгәч, балыкчыларның җаваплылыктан кача алмавы ачыкланган.

Боз катламының калынлыгы 5 сантиметр чамасы гына, җитмәсә ныгымаган, көпшәк. Хәзер закон бозучыларга 2шәр мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Мондый рейдлар якын арада тагын үткәреләчәк, аларның максаты – халыкны әле катып өлгермәгән бозга чыгудан кисәтү.


Фикер өстәү