Ике балыкчы боз астына киткән

Мишә елгасындагы ике балыкчыга ярдәм сорап, 112 хезмәтенә мөрәҗәгать килә. Лаеш районының Рождествено авылы янында ике ир-ат юка боз өстенә чыккан.

Коткаручылар ярдан 700 метр ераклыкта булган балыкчылар янына махсус җайланмада килгән. Коткаручы, кабартылган трап ярдәмендә, 60 яшьлек балыкчыларны куркыныч янаган урыннан чыгарган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-атларга юка бозга чыккан өчен беркетмә төзеләчәк. Балыкчыларга 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф яный.


Фикер өстәү