Ел башыннан республика сулыкларында 108 кеше баткан, шуларның 81ен коткара алмаганнар

Көннәр салкынайтса да, елгаларда боз катмаган әле. Шунлыктан сулыкларга керергә ярамый. Бозга ышанма, дип күпме генә кисәтсәләр дә, инде батып үлүче бар. Шушы көннәрдә Казанның Борисоглебск бистәсендә яшәүче 53 яшьлек ир-ат суга баткан. Чөнки боз кешеләрне күтәрә алырлык дәрәҗәдә катмаган әле. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Татарстанның Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

– Күп кенә сулыклар ачык әле. Нократ, Чулман елгаларында боз катмаган. Лаеш районының Ташкирмән авылы янындагы Чулман елгасында да бозга ышанып булмый. Балык тотар өчен боз катламы 7 сантиметр булырга тиеш. Без инде балыкчыларга сабыр итәргә кушабыз, катлам 10 сантиметрга җиткәч керү ышанычлырак дибез, – ди ул. – Ел башыннан республика сулыкларында 108 кеше батты. Шуларның 81ен коткарып булмады. Кешеләр гомерләре хакында уйланса иде.

Коткаручылар халыкка сак булырга куша. Бу балыкчыларга гына түгел, боз өстендә тимераякта шуарга чыгучыларга да кагыла. Елгада шуар өчен боз катламы 12 сантиметрга җитәргә тиеш. Юрий Венедиктов, әлегә республикабызда салкыннар күзәтелми, ди. Елгаларда боз катсын өчен 15 градуслы салкыннар кирәк.
– Балыкчылар гына сабыр итми. Төрле фотолар җибәреп, монда балык чиртә, дип, бер-берләрен чакырып китерәләр. Ышанып юка бозга керүчеләр дә бар. Берәү дә коткару жилеты кияргә ашыкмый, – ди ул. – Әгәр берничә балыкчы бергә утыра икән, бу да бозның ярылып китүенә бер сәбәп булып тора. Балыкчы белән балыкчы арасы кимендә 3 метр булырга тиеш. Кабатлап әйтәм: әлегә бозга керергә ярамый.

Бозның калын түгеллеген балыкчылар үзләре дә белә. Түбән Камада яшәүче Назыйм Галиәхмәтов та шушы көннәрдә балык тотып кайткан. Ул яшерми: бозга керерлек түгел әле. Шуңа күрә яр буенда гына балык тоткан.

Һәркем үз гомерен үзе сакларга тиеш. Юрий Венедиктов та шулай ди. Ул әти-әниләргә дә балаларын бозга кертмәскә киңәш итте.

– Үзләрен генә чыгарып җибәрмәгез. Контрольдә тотыгыз, – ди ул. – Быел республикада 10 коткару посты эшләячәк. Балыкчылар күпләп җыела торган 107 урын барлыгы билгеле. Анда 10 меңнән артык кеше балык тота. Безне коткарырлар әле, дип кенә утырып булмый. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, алдан хәстәрен күрегез. Яныгызда телефон булсын, бозның калынлыгын таяк белән тикшерегез, иптәшегез суга төшсә, тиз арада ярдәм итү ягын карагыз.

Коткаручылар һәрдаим елга буйларына рейдка чыга икән. Бозга керүчеләрне дә, машиналарын дөрес җиргә куймаучыларны да, кар чаналарында йөрүчеләрне дә штрафка тарталар икән. Барысы да аларның гомерен саклау өчен эшләнә. Балыкчылар гына гомернең балыктан кыйммәт икәнен аңлап җиткерми. Әнә Назыйм абый да, без анда ял итәбез, хатын борчымый, балыкның теле юк бит, дип шаярта.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү