Ике көндә 12 корбан: пляжлар ачылмаган булу эсседән әлсерәгән халыкны туктата алмый

Татарстан сулыкларында быелның 1 июненнән 36 кеше батып үлгән. Шуларның өчесе – балалар. Узган шимбә һәм ял көннәрендә генә дә тугыз кеше баткан. Ял көне Мишә елгасында су коенганда югалган баланың язмышы билгеле түгел иде. Язманы әзерләгән вакытта аның гәүдәсе табылды дигән хәбәр килеп иреште. Шулай итеп, республикада шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә дә 10 кеше һәлак булган. Ел башыннан исә сулыкларда 49 кешенең гомере өзелгән. Әлеге санның ни дәрәҗәдә зур һәм куркыныч булуын аңлау өчен бер чагыштыру китерик: узган ел шул вакытка үлүчеләр саны 31 булган.

Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрнең үз гомерләрен куркыныч астына куюлары, сулыкларда гади кагыйдәләрне үтәмәвенә борчыла. Сулыклардагы аяныч хәлләр турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка министр Рафис Хәбибуллин Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә җиткерде.

– Көннәр эссе торгач, коронавируска бәйле чикләүләр кертелсә дә, халык өйдә ятмый. Алар елга-күлләргә килә. Һәлак булучыларның күбесе тиешсез урында коенган, яртысы диярлек суга исерек килеш кергән, – диде министр.

Әле шимбә саныбызда гына без Лаеш районында урнашкан «Кама диңгезе» пляжында ял итүчеләр, су коенучылар хакында язып чыккан идек.  Бөтен республикада рәсми рәвештә бер пляж ачылмаса да, су коенучылар бихисап. «Су керергә ярамый», «Пляж эшләми» дигән язулар да, юлга аркылы куелган трактор да куркытмый аларны.  Рөхсәт ителмәгән пляжларда  коткаручылар да, табиблар да эшләми, димәк, куркыныч арта. Тик суга сусаган халыкны туктатып буламы соң?

Исегезгә төшерәбез: Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, республиканың бер генә пляжында да ял итәр өчен рөхсәт юк. Коронавируска бәйле чикләүләрнең икенче дулкыны бетерелмичә, пляжлар ачылмаячак. Ачылса да, алар социаль дистанция сакланган очракта гына эшли башлаячак. Әмма бу хакта күпме генә кабатлап торсак та, ишетмиләр! Әллә инде ишетергә теләмиләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  вазгыятьнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына борчылып, шәһәр һәм район башлыкларына катгый рәвештә куркынычсызлыкны кайгыртуны йөкләде. Аларның үз территорияләрендә барысы өчен дә җавап тотулары хакында да искәртте.

– Суда һәлак булучыларның саны борчый. Эссе, бернинди контроль юк. Кешеләр исә ял итә һәм итәчәк. Җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр куллану, исерек хәлдә йөрүне туктату өчен чаралар күрергә кирәк. Безнең бурыч – тыю чараларын күрү генә түгел, иминлекне саклау өчен мөмкинлек тудырырга да кирәк, – диде Президент.

Президент әйткәннең икенче көнендә үк «Кама диңгезе» пляжына Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре,  полиция, экологлар һәм Лаеш районы хакимияте вәкилләре рейдка чыкты.

– Башкача мөмкин түгел. Аңламыйлар! Керергә ярамый дигән язуны да күрмиләр, коронавирустан саклык чаралары да юк. Кеше бер-берсеннән ерак утырмый. Ял көненнән  экологлар су саклау зоналары янында машиналарын куючыларны барлап, штраф сала, полиция тиеш түгел урында су коенучыларны кисәтә башлады. Пляжга керү юлына  яңа юл билгеләре урнаштырдык. Хәзер анда туктарга ярамый, – диде  район башлыгының матбугат җитәкчесе Айгөл Әмирова. –  Әлеге хәлләрдән җирле халык та туйды. Көн саен меңәрләгән машина килә бит!  Бу урыннар, җыештыручы булмаса, чүплеккә әйләнер иде. Каян гына килмиләр?!  Хәтта күрше Башкортстан, Самарадан килеп тә  су коеналар.

Биредә ял итүчеләр штраф салып йөрүчеләргә карата төрле фикерен җиткерә.  Җитәкчеләрнең мондый адымга халыкны кайгыртып баруларын бик азлар гына аңлый.

–  Эсселек шулай итәдерме, гел суга керәсе килеп тора. Җитмәсә, бездә суны да бетереп куйдылар. Кайчан буласын әйтүче юк, – ди Казанның «Салават күпере» торак комплексында яшәүче Алсу Шәрәфетдинова. – Мин су коенмыйм. Ирем йөзгәнне карап торам. Узган ел Норлатта яшәүче энем батып үлде. Әле дә аны сагынып йөрәк сыкрый.  Энемнең гәүдәсен тапкач та, башка суга кермим, дидем. Быел вирус таралгач, сулыкларда моның кадәр кеше булыр дип уйламаган идем. Чит илгә юллар ябылу нәтиҗәсе инде бу. Безнең сулыкларның моның кадәр кешене инде күптәннән  күргәне булмагандыр. Безнең халыкны штраф белән генә куркытып була. Күптән кирәк иде.

Шәһәрләрдә генә түгел, район җирләрендә дә фаҗигаләр булып тора. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә Кукмара районында бер егет батып үлгән.  Ул коенырга ярамаган күлгә кергән. Ютазы районының Урыссу бистәсендә яшәүче 19 яшьлек егетнең дә гомере шулай өзелә.  Бөгелмә районында яшәүче ир-ат суга исерек килеш кереп батып үлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да үлүчеләрнең күбесе исерек хәлдә булганын искәртә һәм андый хәлдә суга якын килүдән тыелырга чакыра.

– Эчәсең икән, суга якын да килмәскә кирәк. Узган атнада бер чакыру буенча бардык. Без килгәндә, соң иде инде.  Суга батучыга ярдәм итә алмадык, – ди «Ашыгыч ярдәм» фельдшеры Айгөл Насыйрова. – Эсседә исерткеч эчемлекләр куллану юньлегә илтми. Суда көзән дә җыерырга мөмкин. Шуңа күрә, күңелсез хәлгә калмас өчен, кергәнче чыгасыңны уйларга киңәш итәм. Кеше күп коенган җирдән әллә нинди чирләр ияреп кайтырга мөмкин. Коенырга ярамый дигәч, тыңларга кирәк. Коронавирус хакында сөйләп ардык инде. Кешене аның белән дә куркытып булмый икән. Андыйларга өстебездәге киемне булса да кидертеп карар идем. Бәлки, менә шулчакта суга да керми торырлар иде.

Татарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтүенчә, батып үлүчеләрнең 32се  җиһазландырылмаган урында коенган.  Калганнар арасында биеклектән сикереп харап булучылар да,  көймә капланып суга төшеп китүчеләр дә бар. Питрәч районында исә кечкенә баланы агым көчле урында йөзәргә өйрәтмәкче булганнар.

– Коенучыларның 70 проценты  исерек хәлдә. Безнең хезмәткәрләр уздырган рейдлардан чыгып шуны әйтергә була: ял итүчеләрнең бер өлеше куак арасында эчә, икенчесе – пляжда, калганнары суда коена. Ял итәргә килгән кешеләр балаларын да карамый, – ди дәүләт инспекторы.

Юрий Венедиктов халыкны су белән шаярмаска чакырды. «Сулыклар – уен мәйданчыгы түгел. Кайчак, аеруча яшьләр, сүз көрәштереп биек күперләрдән сикерәләр. Ахырын уйламыйлар. Йөзә белмәгән килеш, батучыны коткарам дип суга кереп үлүчеләр бар. Сулыкны белмәгән килеш, су коенырга ярамый, – ди ул.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре  ике көн эчендә рейдлар вакытында тиешсез урында коенган өчен – 19, исерек хәлдә булганнарга – 12, баласын үзен генә калдырган ата-аналарга 7 беркетмә төзегәннәр.  Ел башыннан исә 150 кешегә штраф салынган. Тиешсез урында су коенучыларга 1500 сумнарын чыгарып салырга туры киләчәк.

 

Суга батмас өчен

– таныш булмаган урыннарда коенмагыз һәм суга чуммагыз;

– йөзә белмәсәгез, еракка кермәгез;

– һава тутырылган матраслар белән су эченә ерак кермәскә кирәк;

– исерткеч эчемлекләр кулланып, су коенмагыз;

– көзән җыеру гадәте бар икән, киемегездә булавка кебек очлы әйбер булсын.

 

 Суга батучыга ярдәм итү

– Чикләүләр аркасында әлегә сулыклар янәшәсендә коткаручылар эшләми. «112» номерына шалтыратып, ярдәмгә чакырыгыз.

– Йөзә белгән очракта гына, батучы янына килеп, су астына чумып, аның гәүдәсен арткы яктан эләктереп алыгыз. Чәчләре булса, шуннан тоту кирәк.

– Әгәр батучы сезгә ябыша икән, үзегезне саклагыз. Батмас өчен, суга чумыгыз;

– «Ашыгыч ярдәм» килгәнче судан чыгарган кешенең эчендәге суын чыгарырга, ясалма сулыш ясатырга, күкрәк өлешенә массаж ясарга кирәк.

– Су төбенә киткән кешене коткарып булмаячак. Суга батучы исән калсын өчен ул суда 6 минуттан күп торырга тиеш түгел. Шушы вакыт эчендә өлгерсәгез генә, аны коткарып булачак.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү