Сатып алганчы, иң элек составына күз салыгыз. Сурими ингредиентлар исемлегендә никадәр өстәрәк торса, шуның кадәр яхшырак. Су, крахмал яки соя аксымы беренче урыннарда күрсәтелгән икән, димәк, балыгын аз салганнар. Шул ук вакытта крахмалдан, үсемлек мае, тоз, шикәр комы һәм азык-төлек өстәмәләреннән шикләнмәскә кирәк. Алар ризыкның формасын, тәмен һәм сусыллыгын сакларга ярдәм итә.
Диетолог Римма Зәйнуллина әйтүенчә, краб таякчыклары аксымнан торса да, тозы һәм крахмалы күп булу сәбәпле, балыкны алыштыра алмый. Шуңа күрә аларны балык урынына түгел, бәлки сирәк-мирәк кенә куллану дөресрәк булыр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез