Газетага язылу

Психолог Алсу Колесникова: «Сепарация – әти-әнидән баш тарту түгел»

Үзе кырыкны узган, үзе һаман «әни малае»... Бүген без инде үз гаиләсен корып та, һаман туган оясыннан, бигрәк тә әнисеннән аерыла алмаган ир-атлар турында сөйләшергә булдык. Әнине ярату белән аныңча гына яшәү арасындагы чик кайда? Ни өчен «әни кызлары»на караганда «әни малайлары» ешрак очрый?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Алсу Колесникова ярдәм итте.

– Ир-егеттән «хатыным әниемне минем кебек үк яратырга тиеш» дигән сүзләр ишетү – табигый хәлме, әллә аның үсеп җитмәгәнлегенә, әнисеннән аерылмаганлыгына бер ишарәме?

– Миңа калса, бу бер кечкенә билге, ишарә була ала. Ләкин бу сүздән чыгып кына кешегә тулы бәя биреп булмый. Монда ир-егетнең әнисенә карата нинди мөнәсәбәттә булуын аңларга кирәк. Ул аның фикеренә ни дәрәҗәдә бәйле? Хатынын түгел, аны беренче урынга куямы? Әнисе алдында үзен гаепле хис итәме? Гомумән, аның үз карашы, фикере бармы, әллә ул һәр адымын әнисе белән килешеп ясыймы?

Ир-егетнең әнисен яратуы, хөрмәт итүе – нормаль хәл, күркәм нәрсә. Хикмәт башкада. Ул әнисеннән психологик яктан аерылганмы, ягъни сепарация тәмамланганмы? Хатыны – партнеры, юлдашымы, әллә аңа каенанасы янындагы урынны гына алып торырга туры киләме?

– Ә ни өчен «әни малайлары» күбрәк? Хатын-кызлар да шул ук юлны уза, аларга да туган ояларыннан очарга туры килә бит.

– Мин бу мәсьәләне җенескә бүлеп карамас идем. Шәхсән минем практикада сепарациягә бәйле проблемалар хатын-кызларда да, ир-атларда да бертигез дәрәҗәдә очрый. Аларның якынча 30 проценты гына бу мәсьәләгә аек акыл белән карый, проблема барлыгын күрә. Ник дигәндә, әти-әнидән аерылмау кеше өчен уңайлы була башлый, алар шуңа ияләнә.

Ешрак бу күренеш барысын да үз кулына алган, гиперконтроль яратучы әниләр булган гаиләләрдә очрый. Әйтик, ул аерыла икән, улын партнеры да итеп күрә башлый. Янәсе, ул гел янәшәдә булырга, аны бәхетле итәргә тиеш. Мондый ир-ат исә үзен һәрвакыт әнисенә ни дә булса тиеш итеп хис итә. Гаилә корган очракта өчпочмак барлыкка килә: хатын һәм әни аның янындагы урын өчен көрәшә башлый.

– Ә «әни бит безгә ярдәм итә» һәм «ул безнең тормышка кысыла» арасындагы чик кайда?

– Чик – ярдәм итү гаиләгә йогынты ясауга әйләнгән урында. Әти-әнинең балаларына ярдәм итә алуы – бик яхшы нәрсә. Ләкин ул ярдәмнең асылында контроль түгел, ә мәхәббәт һәм хөрмәт булырга тиеш.

Әйтик, ир-ат әнисенә «юк» дип әйтә белми, ниндидер карар кабул иткәндә, башта әнисенә, шуннан соң гына хатыны янына бара икән – бу нормаль хәл түгел. Мондый гаиләдә хатын-кыз үзен партнер итеп түгел, ә бу мөнәсәбәтләргә яраклашырга тиешле кеше итеп тоя.

 «Аңлы» сепарация ул – әни һәм хатын арасыннан берсен сайлау түгел, ә әти-әнигә дә, үз гаиләңә дә хөрмәт һәм мәхәббәтеңне җиткерү.

– Бу мәсьәләдә дини аспект та бар бит әле. Әти-әниләргә хөрмәт күрсәтү – изге бурыч. Сепарация моңа каршы килмиме?

– Мин бу фикер белән һич кенә дә бәхәсләшмим. Ләкин балага кечкенәдән үк «син безгә моны тиеш», «син болай эшләргә тиеш», «син безнең бәхетебез өчен җаваплы» ише фикерләрне сеңдереп үстерсәң, киләчәктә аңа үз гаиләсен корырга һәм үз тормышы белән яшәргә авыр булырга мөмкин. Сепарациядән башка кеше үз тормышы – үз хисләре, максатлары, теләкләре белән яши алмый. Ул һаман саен әти-әнисенең фикеренә бәйле була.

Сепарация – әти-әнидән баш тарту түгел. Сепарация – үсәргә мөмкинлек ул. Шул очракта гына кеше әти-әнисен дә хөрмәтли, аларга ярдәм итә һәм үз тормышы барлыгын да онытмый.

– «Әни малае»на кияүгә чыккан хатын-кызларга нишләргә?

– Беренче чиратта, андый хатын-кызларга ирләрен гаепләүдән бигрәк үзләрендә «казынырга» тәкъдим итәр идем. Ни өчен сез нәкъ менә шундый ир-атны сайладыгыз? Бәлки сез үзегез дә сепарацияне үтеп бетермәгәнсездер? Бәлки һаман да әти-әниегездән хуплау көтеп, алар кушканча яшисездер?

Минем тәҗрибәдә 90% очракта психологка нәкъ менә хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Үз өстендә эшли башлагач, фикерләү рәвешен үзгәрткәч, аның гаиләсендә дә уңай үзгәрешләр башлана. Тик мин ирләрне мәҗбүр итеп психологка алып килергә киңәш бирмәс идем. Файдасы булмаячак. Бар хикмәт – ихлас теләктә. Иң яхшысы – үзеңнән башларга. Системадагы бер кеше үзгәрә икән, бөтен системада үзгәреш башлана.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре