Илһам Сөләйманов (Аксубай районының Иске Ибрай авылы):
– Авылда эшнең кайнап торган чагы. Әлеге вакытта силос салдырабыз. Быел малларга азык әзерләүдә кыенлыклар булмады. Уңыш та сөендерә. Аеруча печән яхшы үсте. Кышка җитәрлек азык әзерләдек инде. Фермабызда да эшләр бара. Әле менә бер сыерыбыз бозаулады. Шундый сөенечләр белән йөрибез. Әкрен генә бар да үз көенә тәгәри. Кайчан гына җәй башланып киткән иде, инде менә әкренләп көзгә аяк атлыйбыз. Авылда күп кеше бәрәңге ала башлады инде. Көннәр матур чагында анысына да өлгерергә кирәк.
Ләйсән Фатыйхова (Кукмара):
– Әтиебезнең вафатына 15 ел булды. Шушы көннәрдә зур мәҗлес уздырдык. Бөтен туганнарны бер түбә астына җыйдык. Бөтенебез бергә җыелганда, 45 ләп кеше икән без. Ел саен шулай ике тапкыр аш уздыру гадәте бар бездә. Берсен әтинең үлгән көнендә, икенчесен корбан чалып үткәрәбез. Әле менә тагын бер сөенечем бар: кызым белән киявем сөендерде. Оныгыбыз туды. Шул мәшәкатьләр белән дә йөрдек. Исем кушу, гакыйка чалдыруны кодагый, үзебез башкарырбыз, диде. Әле күңелле очрашуларыбыз алда. Ә инде бакча эшләренә килсәк, быел тозламаган әйбер калмады. Әле ярый интернет бар. Әллә нинди рецептлар табып, мәш килдем. Ташкабактан 10 төрле кабымлык ясаганмындыр. Берсен дә әрәм итмәдем. Хәтта быел тагын бер туңдыргыч сатып алдык. Бик күп итеп полуфабрикатлар әзерләдем. Кызыма да ярдәм булыр, дидем.
Фәүзия Кашапова (Мамадыш районының Түбән Яке авылы):
– Нишләргә дә белгән юк: авылда вакыт җитми. Бар кеше эштә. Күрше Илсөярләр бәрәңгеләрен алып бетерә инде, Гөлчәчәк сабагын чапкан. Түзмәдек, күршеләрдән калышып булмас дип, без дә бакчага чыктык. Ирем бәрәңге сабагын чаба башлады. Бу атнада гына алмыйбыз әле, бераз җилләсен, дибез. Быел бәрәңгене чери, диләр. Казып алуга базга да салмыйча торасы булыр инде. Черисе череп беткәч кенә урнаштырырбыз. Кичә бөтен урамдагы помидорларга кырау төшкән. Шуларны ташлап йөрим. Шушы көннәрдә иремнең сеңлесенә 60 яшь тула. Зурлап уздырмаса да, барып котлыйсыбыз килә. Бөтен эшне ташлап, юлга кузгалырбыз, дип торабыз.
Азат Хәмәтшин (Мөслим):
– Күп еллар каз үстерү белән шөгыльләнәбез. Әтием – КФХ җитәкчесе, мин – аның уң кулы. Күп эш минем өстә. Әнә шуңа да яздан алып җәйгә кадәр тик утырган булмады. Авыл җирендә эшнең бетәсе дә юк аның. Без сезонга 450 мең баш каз үстерәбез. Инде хәзер инкубаторда чыгасы казлар чыгып бетте, барлыгы 30 меңләп казыбыз калды. Аларны кыш көне сатар өчен әзерлибез. Аларны күпләп алып китәләр. 500 гектардан артык җиребез дә бар. Әкренләп уңыш җыеп алырга әзерләнәбез. Бездә тормыш кайнап тора. Бөтен эшкә дә өлгерергә кирәк.
Юлия Сәетгәрәева (Яшел Үзән):
– Тиздән әни булырга җыенам. 36 яшемдә өченче балабыз туачак. Ике малай артыннан Аллаһы Тәгалә безгә кыз бала насыйп итте. Бала табу йортына барасы көннәрне исәпләп торабыз инде. Улларым җәй буе авылда тордылар. Аларны шәһәргә алып килеп тә булмый. Табибым, тик утырма, эшлә, диюгә, кышка әзерләндем. 55 банка кыяр гына тозладым. Күп итеп кайнатмалар әзерләдем. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың, диләр бит. Тормыш үз көенә тәгәри. Шатлыклы хәбәрләр янында күңелсезләре дә бар. Йөгереп йөргән җиреннән күршебез үлде дә китте. Бик яшь, 33 е кенә тулган иде. Йоклаган җиреннән тормаган. Табиблар, йөрәк, дигәннәр. Бик борчылдык инде. Ике баласы ятим калды. Әле аның берсе авыру да.
Альмира Ибраһимова (Казан):
– Бик авыр хәсрәт килгән көнне шалтыратасыз. Төнлә иремнең әнисе вафат булды. Моннан 31 ел элек килен булып төшкәч, бик якын итеп, «кызым» дип каршы алган иде. Әнине бик яратып, хөрмәт итеп яшәдем. Янына кайткач, сөйләшеп сүзләр бетмәс иде. Рәхәт итеп, матур итеп яшәдек. Авырып урынга яткач та, терелер, дип өметләндем. Тик булмады. Үземә килгәндә, җәйге ялым бетте. Укытучы булып эшлим. Тиздән яңа уку елы башлана. Укучыларым белән очрашуны көтәм. Барысы да исән-имин булып, укырга килсеннәр.
Ләйлә Вәлиуллина (Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы):
– «Бистә шәле»нә әзерләнәбез. Шул көнне безгә дә кунаклар килер, дип көтәбез. Гадәттәгечә бар туганнар әниебез йортына җыелачакбыз. И яратам инде шундый көннәрне. Шөкер, әниебез исән-сау. Апам, абыем да гаиләләре белән кайтырга дип торалар. Улым белән киленем ялга киттеләр. Ә без оныкларым белән мәш килдек. Алар белән бик рәхәт. Кызларыма татар телен өйрәтәм, догалар ятлатам. Замана әбисе булып кына йөреп булмый, оныклар тәрбияләү безнең өстә. Телебезне, милләтебезне башкача саклап булмас. Калган әбиләргә дә киңәшем шул: җәй көннәрендә оныкларга күбрәк игътибар бирегез, аларны яратыгыз, үзебезнең гореф-гадәтләрне өйрәтегез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез