Газетага язылу

17 августта китап кибетендә Эльвира Әхмәтова белән автограф-сессия булачак

17 августта, 15.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамындагы яңартылган китап кибетендә Эльвира Әхмәтова белән автограф-сессия була. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә.

17 августта китап кибетендә Эльвира Әхмәтова белән автограф-сессия булачак

Шагыйрәнең «Үзең булып кал!» дип аталган беренче җыентыгына яшәүнең яме һәм гаме хакында, яшьлек хыялларына тугрылык, якты мәхәббәт турында лирик шигырьләре һәм җырлары туплап бирелгән.

Биредә автор белән турыдан-туры аралашу, аңа сораулар бирү һәм җавап ишетә алу мөмкинлеге бар.

Сатып алынган китапка автограф куйдыру мөмкинлеге дә булачак.

Керү ирекле.

Килүегез турында алдан ук хәбәр итәргә кирәк, урыннар саны чикле.

Белешмә. Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова – шагыйрә, җырлар авторы. Озак еллар «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләде. Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Эльвира Әхмәтованың шигърияте тормышны, авылны яратуы, мәхәббәт һәм фәлсәфи темалары белән үзенчәлекле.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре