Уйдырма
Хәтәр авыруларга китерергә мөмкин
Алюминий тозлары организмда тупланып, чиргә җирлек әзерли, дигән фикерне ишетергә туры килгәли. Әмма тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алюминий молекулалары зур булганлыктан, канга үтеп керә алмый. Алар тән тиресе өстендә генә «эшләп», соңыннан су белән тулысынча юып төшерелә.
Хакыйкать
Органик косметика тирләүдән коткармый
Сода, крахмал яки эфир майлары нигезендә эшләнгән дезодорант исне бетерә, бактерияләрнең үрчүен булдырмый, ләкин тирнең бүленеп чыгуын киметми. Нык тирләүчән кеше органик косметика ярдәмендә генә киемен юеш таплардан саклый алмый. Бары тик алюминий тозлары гына култык астын коры килеш калдырырга ярдәм итә.
Уйдырма
Антиперспирант токсиннарның организмнан чыгуына комачаулый
Организмны зарарлы матдәләрдән бавыр һәм бөерләр чистарта. Тир бизләре аша токсиннар бик аз күләмдә генә бүленеп чыга. Моннан тыш култык асты тирәсе бөтен тән өслегенең 1 проценттан да кимрәк өлешен тәшкил итә. Шуңа күрә антиперспирантның токсиннар белән агулавы – чып-чын сафсата.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез