Кирәк: 1 кило алма, 500 грамм груша, 1,5 кило шикәр комы, 1 лимон, 1 кап ванилин, 1 дарчин (корица) таякчыгы.
Алма һәм грушаны юып, шакмаклап (ваграк итеп) турыйбыз. Лимонның кабыгын угыч аша чыгарабыз, согын сыгабыз. Алма һәм грушага лимон согы бөркеп, болгатабыз. Шикәр комы салабыз. Согы бүленеп чыксын өчен бүлмә температурасында 6–8 сәгать тотабыз. Шуннан сүрән утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Утны мөмкин кадәр кысып, дарчин һәм лимон кабыгы өстибез. Катнашманы гәрәбә төсенә яки көрәнрәк төскә кергәнче, болгата-болгата, 40–50 минут кайнатабыз. Дарчинны алып, ванилин өстибез дә тагын 2–3 минут утта тотып алабыз. Парландырылган банкаларга тутырып, стерильләштерелгән тимер капкачлар белән борып ябабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез