*Азканлылыктан интегүчеләргә аның шифасы бик зур. Ике аш кашыгы кызыл миләшкә ике стакан кайнар су салып, бер сәгать төнәтергә. Аннары сөзеп, көн дәвамында 3–4 тапкыр эчәргә.
*Үт куыгы ялкынсынудан (холецистит) интегүчеләргә миләш согы куллану файдалы.
*Бер аш кашыгы кызыл миләш җимешләренә бер стакан кайнар су салып, 10 минут төнәтеп эчү кан басымын һәм холестеринны төшерә. Шушы күләмдәге төнәтмәне көн дәвамында өч тапкыр бүлеп, ашар алдыннан эчәргә киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез