Газетага язылу

Яшерен яхшылык (Гыйбрәт өчен)

Күңелләре гел игелектә булган бертуган ике ир-ат яшәгән. Аның берсе өйләнеп, гаилә кора, балалары туа. Икенчесе буйдак кала. Әти-әниләре үлгәч, алар аерым яшәргә карар итәләр. Булган бар нәрсәләрен урталай бүлешәләр. Энесенә күршедә генә йорт та җиткерәләр. Бу ике туганның йортларын икесе өчен дә ашлык саклар өчен казылган ике чокыр гына аера.

Һәр кич төнге намаздан соң, абыйсы яшерен рәвештә килеп, үзенең орлык саклау чокырыннан бер-ике капчыкны алып, энекәшенекенә сала торган була.

– Йә, Раббым, миңа хатын, балалар бирдең. Алар миңа хуҗалыкта ярдәм итәләр. Картайгач та ярдәмнәреннән ташламаслар. Ә менә энекәшемнең беркеме дә юк. Аңа орлык күбрәк калсын. Аллаһ күршеләргә ярдәм итәргә кушкан, ә минем күршем – туганым да. Мин үземә бирелгәннән канәгать, – дип уйлый абыйсы.

Энекәше дә һәр иртә яшерен рәвештә генә үз чокырыннан абыйсының чокырына ашлык сала торган була.

– Ялгыз кешегә күп кирәкми. Абыйның балалары кечкенә. Миңа караганда алар күбрәк ашлыкка мохтаҗ. Аллаһ күршеләргә ярдәм итәргә кушкан, ә минем күршем – туганым да. Мин үземә бирелгәннән канәгать, – дип уйлый торган була энекәше дә.

Алар икесе дә яшерен рәвештә игелек эшли һәм икесе дә үзен туганына ярдәм итәм дип уйлый. Аллаһы Тәгалә әлеге туганнарга үзенең фатихасын биреп, аларның байлыгын тагын да арттыра.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре