Фәрит Мөхәммәтшин социаль ярдәм чаралары буенча халыкны кабул итте

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте.

Кешеләр социаль әһәмиятле мәсьәләләр һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары буенча мөрәҗәгать итте. Аралашу телефон аша алып барылды.

Барлык мөрәҗәгатьләр партиянең республика штабында контрольгә алыначак.


Фикер өстәү