Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия»нең Татарстан буенча төбәк төркемен җитәкләде

Татарстан Президенты, «Бердәм Россия» Югары советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасына сайлауларда партиядән кандидатлар исемлеген җитәкләде. Кандидатлар исемлеген 19 июньдә Мәскәүдә уза торган бөтенроссия партия съездында тавыш бирүгә чыгардылар.

Элегрәк “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлекчәсендә съездның мондый карарына өмет белдергәннәр иде. Татарстанның «Бердәм Россия» секретаре Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика өчен бу җитди ярдәм булачак.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов Рөстәм Миңнехановның тәкъдим ителүен ышаныч билгесе буларак бәяләде.

«Рөстәм Миңнеханов — республика лидеры һәм федераль дәрәҗәдәге иң нәтиҗәле җитәкчеләрнең берсе. Татарстанлылар «Бердәм Россия»гә үзләренең актуаль проблемаларын хәл итүне һәм наказларны гамәлгә ашыруны ышанып тапшыралар. Киләсе сайлауларга без җитәкчеләрне муниципаль дәрәҗәдән республика дәрәҗәсенә кадәр берләштерүче бердәм команда булып барабыз. Ышанам ки, Рөстәм Нургалиевичны партия исемлеге башында тәкъдим итүне татарстанлылар хуплаячак, — дип белдерде Камалтынов.

Политологлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның РФ Дәүләт Думасына сайлауларда партия исемлеген җитәкләү карарын электораль караштан бик уңышлы дип атады.

Ышанычның югары рейтингы, республика башлыгы абруе яхшы нәтиҗә бирергә мөмкин, дип саный Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов.

«Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» исемлеген җитәкләү карары эксперт берләшмәсендә ризалык һәм ярдәм тудыра. Миңнеханов — бөтен ил буенча танылган һәм хөрмәтле федераль дәрәҗәдәге сәясәтче. Аның исемлек башлыгында катнашуы Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә һәм Россия дәрәҗәсендә партия өчен әһәмиятле», — дип билгеләп үтте Куртов.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, политолог Александр Малькевич та аның белән килешә.

«Рөстәм Миңнехановның «Бердәм Россия» исемлеген җитәкләве, күрәсең, президентта булган ышанычның реаль рейтингыннан чыгып, Татарстанда партия файдасына уйнаячак. Партия өчен бу зур чакыру, шулай ук сәяси узышның башка катнашучыларына җитди конкуренция.

Аңлашыла ки, без Миңнеханов фигурасы тирәсендә элиталарның берләшүен күрәбез, бу мөһим. Гадәттә сайлау алды узышы — җәмгыятьтә билгеле бер таркалу чоры. Татарстан очрагында, тышкы көчләрнең вәзгыятьне җиңеләйтү омтылышлары булачагын да кире какмыйм. Элиталар һәм лидерлар тирәсендәге кешеләрнең берләшүе — бу яхшы, чөнки җәмгыятьнең таркалуы, бигрәк тә милли республикада, ярамый «, — диде Малькевич.

«Бу Миңнехановның лидерлык карары Татарстанның дөрес курс белән баруына ышаныч белдерә. Республикада «Бердәм Россия» гадәттәгечә башкарма хакимият белән тыгыз партнерлыкта эшли, ә Рөстәм Миңнеханов үзе партиянең югары советы Бюросына керә», — дип саный сәясәт белгече, интернет-технологлар ассоциациясе соучредителе Владимир Кутилов.

«Республикада Миңнехановның рейтингы 70% тан артып китә, һәм аның партия исемлеген җитәкләү электораль караштан бик уңышлы карар. Шул ук вакытта исемлек башында тәҗрибәле һәм электораль Айрат Фәррахов, Татьяна Ларионова һәм Айдар Метшин да бар», — дип билгеләп үтте Кутилов.

Съездда Татарстанны төбәк конференциясендә сайланган 26 делегат тәкъдим итә. Съезд эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партия Генераль советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.

 

 

 


Фикер өстәү