Кандидатлар май ахырында билгеләнелә

Казанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк политсоветы президиумы утырышы узды. Анда Дәүләт Думасына сайлауга башлангыч тавыш бирүне үткәрү һәм төбәк оештыру комитетын булдыру турында карар кабул ителде. Сайлау быел көзен узачак. Башлангыч тавыш бирү 24–30 май көннәрендә үткәрелә: Татарстанда яшәүчеләр Дәүләт Думасына сайлауга «Бердәм Россия»дән кандидатлар билгеләячәк.

«Җитди әзерлек эшләре алып барыла, штаб, төбәк оештыру комитеты булдырыла. Без, вакытны бушка уздырмыйча, әлеге җитди, зур эшкә тотынырга тиеш», – дип билгеләп үтте «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Алдагы көнне ул Мәскәүдә федераль оештыру комитетының беренче утырышында катнашкан иде. Анда оештыру комитетлары составына җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм волонтерларны кертү тәкъдим ителде. «Бердәм Россия» башлангыч тавыш бирү барышында аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә ниятли. Фәрит Мөхәммәтшин, алга таба Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен, башлангыч тавыш бирү буенча федераль оештыру комитеты составына кертелде.

Төбәк оештыру комитетының беренче утырышы инде киләсе атнада ук үткәреләчәк. Политсовет карары нигезендә, аның составына 16 кеше кертелгән. Алар арасында – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, Татарстан Профсоюзлар федерациясе башлыгы Елена Кузьмичева һ.б. Оештыру комитетына төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелек итә.

Партия башлангыч тавыш бирүне ачык ысул белән үткәрәчәк. Анда илебез территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар катнашырга мөмкин.

Исегезгә төшерик: «Бердәм Россия» – гомумтавыш бирү юлы белән Дәүләт Думасына сайлауга кандидатлар билгеләүче бердәнбер партия. Бу теләгендә булган барча кешегә үзләренең сәяси активлыгын күрсәтү мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү