Авыручылар артса, Татарстанда чикләүләр катгыйланырга мөмкин

Соңыннан үкенерлек булмасын. Белгечләр коронавируска каршы вакцинаның әһәмиятен кабат аңлатты һәм Татарстандагы вазгыять турында сөйләде.

Әлегә элеккечә

Табиблар да, хастаханәләр дә элеккеге эш режимына кайтырга тели. Ләкин әлегә вазгыять андый мөмкинлек бирми. Дөрес, хәлләр, башка төбәкләр белән чагыштырганда, тотрыклырак. Әмма бу әле барысына да кул селтәргә ярый дигән сүз түгел. Белгечләр халыкны аңлы булырга чакыра.

Республикада көн саен 30–35әр чир йоктыру очрагы теркәлә. Үсеш темпы 0,1 процентны тәшкил итә. Шулай да куркыныч тудырган, авыручылар саны арткан 26 төбәк барлыгын истә тотып, Татарстандагы вазгыятьнең читтән авыру алып кайтучылар хисабына тискәре якка үзгәрүе куркынычы бар.

– Коронавирустан саклануның ике юлы бар: берсе – вакцинация, икенчесе – саклану чараларын үтәү. Вакцина буенча караганда, хәзерге вакытта гомуми планнан халыкның 24,4 проценты прививка узды, – диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

Оешмаларның эшчәнлегенә килгәндә, белгечләр аларның иркенәеп китүен әйтә. Шул рәвешле хокук бозулар саны да арткан. «Катгый чикләүләр чорында хокук бозучылар 10 процентны тәшкил итсә, хәзер тикшерү узган объектларның 20 процентында кагыйдә бозулар ачыклана», – диде Марина Патяшина. Бер атна эчендә Роспотребнадзор вәкилләре 349 тикшерү оештырган, 46 беркетмә төзегән, 420 мең сумлык 26 штраф салынган.

Исегездә булса, республикада кафе-рестораннарга төннәрен дә эшләргә рөхсәт иттеләр. Тик бер шарт белән: хезмәткәрләр вакцина ясаткан булырга тиеш. Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, Татарстанда 9 оешмага төнге сәгатьләрдә эшләргә рөхсәт бирелгән. Идарә барлыгы 19 гариза кабул иткән. Сигезен кире какканнар, икесе әлегә белгечләр тарафыннан тикшерелә.

Хокук бозу очраклары белән беррәттән, Татарстанда коронавирусның яңа штаммнары арту күзәтелә икән. Әле берничә көн элек кенә инфекциянең 38 штаммы барлыгын ачыкласалар, белгечләр хәзер бу санның 44кә җитүен әйтте. Патяшина вакцинаның мутацияләнгән штаммнарга каршы да нәтиҗәле булуын белдерде.

Барыбызны да кызыксындырган сорау – Мәскәү һәм башка төбәкләрдәге кебек Татарстанда да вакцинацияне мәҗбүри итмәсләрме? Республиканың баш санитар табибы бу хакта фикер алышу булганын яшерми.

– Әгәр дә вазгыятьнең начараюын күрсәк һәм вакцина ясату темплары акрын барса, катгый профилактик чаралар кертелүне инкарь итмибез. Әлегә моның өчен нигезле сәбәпләр юк, – диде Марина Патяшина. – Чикләүләрдән безнең дә котыласы килә, хәзергә изге бурычыбыз – бар кешене дә вакцина ясатырга күндерү.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков та шулай ди. Үзенең тәҗрибәсеннән чыгып та, вакцинаның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын кат-кат аңлатырга тырышты ул журналистларга.

– Коронавирус инфекциясен шактый авыр кичергән кешеләрнең туганнары белән еш сөйләшергә туры килә. Һәркайсының үкенече бар. Ул да булса – вакцина ясатмау.  «Әгәр белгән булсам, ясатыр идем», – дип сукраналар. Ни өчен ясатмадыгыз дип, сәбәпләрен сораша башлагач: «Мине бу афәт урап узар, миңа эләкмәс дип уйладым шул», – диләр. Соңыннан үкенү кала, – дип сөйләде министр урынбасары.

ФИКЕР

Дмитрий Песков, Россия Президенты матбугат сәркатибе:

– Коронавируска бәйле чикләүләргә карата нигилизм (бар нәрсәне инкарь итү. – Ред.), инфекциянең мәкерле булуы һәм вакцина ясату күрсәткечләренең түбән булуы Россиядәге вазгыятьнең начараюына китерде.

Истә тот!

Вакцина ясату өчен чиратка язылуның биш төрле ысулы бар: 1) Дәүләт хезмәтләре порталы аша (ЕПГУ); 2) Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша; 3) 122 бердәм номеры аша; 4) күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп; 5) сырхауханәнең контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.

Кемнәр ясата? Вакцинаны 18 яшьтән башлап, прививка ясату вакытына кискен йогышлы авыру билгеләре булмаган кешеләр ясата ала. Шулай ук 60 яшьтән узганнарга, хроник авырулары булганнарга, социаль тармак хезмәткәрләренә прививка ясатырга киңәш ителә.

Вакцина ясатканнан соң 3 көн дәвамында укол урынын юешләмәскә, сауна, мунчага бармаска, артык физик эш белән шөгыльләнмәскә, хәмер кулланмаска кушалар.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү