Тәртипсезлек чире генә түгел! Дөрес яшәгәннәр арасында да СПИД белән авыручылар арткан

Тәртипсезлек чире генә түгел! Елдан-ел тамыр җәя барган СПИД турында белгечләр әнә шулай ди. Ник дигәндә, элегрәк наркоман һәм тәртипсез тормыш алып баручылар чире саналган СПИД бүген һәркемгә яный. Шуңа күрә кулдан килгәнчә сакланырга кирәк, ди белгечләр.

Бүген республиканың СПИДка каршы көрәш үзәгендә 15459 кеше исәптә тора. Шуларның 149ы – балалар. Үзәкнең баш табиб урынбасары Айрат Бешимов сүзләренә караганда, бүген республикада 100 мең кешегә 386 ВИЧ йоктыру очрагы туры килә. Бу – Татарстан халкының 0,4 проценты дигән сүз.

– Бу ил күләмендә уртача күрсәткечләрдән ике тапкыр азрак. Оренбург өлкәсе, Самара кебек күрше төбәкләребездә ВИЧ йоктыручылар саны ике тапкыр күбрәк, – диде Айрат Бешимов журналистлар белән очрашуда.

Быелның гыйнвар – октябрь аралыгында Татарстанда 724 кеше ВИЧ йоктырган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 процентка азрак. Татарстанның 7 районында ВИЧ йоктыручылар саны ике тапкыр (!) арткан. Монда Әгерҗе, Алабуга, Лениногорск, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман, Ютазы районнары турында сүз бара. Ә менә Әлки, Югары Ослан районнарында андый бер очрак та теркәлмәгән.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Луиза Борисова сүзләренә караганда, әлеге мәкерле чир барыннан да бигрәк көчле затларны үз итә. Республикада ВИЧ диагнозы белән яшәүчеләрнең яртысыннан артыгын (60 процент) нәкъ менә ир-атлар тәшкил итә. Ә менә 30 яше тулмаганнар арасында ВИЧ йоктыручылар азайган.

– Яшьләр ВИЧ-инфекция турында күбрәк хәбәрдар. Шуңа күрә 30 яше тулмаганнар арасында аны йоктыручылар саны да кими бара. ВИЧны, нигездә, хезмәт яшендәге кешеләр йоктыра, – ди Луиза Борисова.

ВИЧ анадан карындагы балага да күчә ала. Әлеге мәкерле чир зур тизлек белән тарала һәм аны туктатып булмый диярлек, дип көрсенә белгечләр. Моңа кешеләрнең ВИЧның нинди чир икәнлеге турында белеп бетермәве, аннан тиешенчә сакланмавы да этәргеч бирә.

– Элегрәк ВИЧ наркоманнар, тәртипсез тормыш алып баручылар чире санала иде. Хәзер аны йоктыру куркынычы һәркемгә яный. Россиядә җенси юл белән ВИЧ йоктыру очраклары артканнан-арта бара, – ди Луиза Борисова.

Узган елгы саннарга күз салсак, Россиядә ел дәвамында теркәлгән ВИЧ очракларының 72 проценты нәкъ менә шундый юл белән йоккан. Татарстанда исә бу сан 85 процент тәшкил итә. Бер ел эчендә республикада җенси юл белән ВИЧ йоктыру очраклары 3 процентка арткан. Чагыштыру өчен: узган ел илдә теркәлгән ВИЧ очракларының 22 проценты наркотик кулланучылар арасында ачыкланган булган. Татарстанда исә бу сан – 14,7 процент. Бу узган ел белән чагыштырганда 4,2 процентка азрак.

– ВИЧ йоктыру куркынычы элеккечә үк иң беренче чиратта интим хезмәтләр күрсәтүче, тәртипсез җенси тормыш белән яшәүче, наркоманнар, иректән мәхрүм ителүчеләр, читкә йөреп эшләүчеләргә яный. Үз диагнозы турында ишеткәч, кеше югалып кала, билгеле. ВИЧ, гадәттә, үзен бернинди билгеләр аша да сиздерми. Нәтиҗәдә кеше озак вакыт дәвамында үзенең нинди җитди чир белән авыруын белмичә яши. Шуңа күрә елга бер тапкыр булса да ВИЧка тест тапшырырга кирәк, – ди Луиза Борисова.

ВИЧка тестны диспансеризация вакытында бушлай тапшырырга да була. Быел ачыкланган ВИЧ йоктыру очракларының 47се нәкъ менә шушы тикшеренү вакытында табылган. Кеше бу тикшеренүне аноним рәвештә узарга теләсә, СПИДка каршы көрәш үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Чир ачыкланган очракта кичекмәстән СПИДка каршы көрәш үзәгенә яисә теркәлү урыны буенча йогышлы авырулар кабинетына мөрәҗәгать итеп, исәпкә басарга кирәк, ди белгечләр. Мондый авыру ачыклану турындагы яңалыкны кабул итү җиңел түгел, билгеле. Шуңа күрә кешегә психолог ярдәме дә таләп ителергә мөмкин. Ничек кенә булмасын, үз гомереңә, сәламәтлегеңә кул селтәргә ярамый. Дәвалану никадәр иртәрәк башланса, шулкадәр яхшырак. СПИД ачыкланган кешегә махсус диета, иммунитетны нормада тотучы дарулар да эчеп торырга кирәк булачак.

– ВИЧ стериль булмаган җиһазлар белән маникюр ясатканда да йога ала. Укол ясаганда алган җәрәхәтләр дә сәбәпче булырга мөмкин. ВИЧ кул кысып күрешкәндә, йөткергәндә, бассейнда йөзгәндә, черки тешләгәндә йога алмый. Әлеге мәкерле чирдән саклану өчен шикле матурлык, тырнак ясау салоннарын, тату, персинг ясый торган җирләрне урап узарга кирәк. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү дә мөһим, – ди Луиза Борисова.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү