Мәктәп укучыларына кайчаннан телефоннан файдалануны тыячаклары билгеле булды

Дәүләт Думасына тиешле төзәтмә керткәннәр.

Киләсе ел башыннан мәктәп укучыларына дәресләрдә кесә телефоныннан файдалануны тыячаклар. Телефонны хәтта белем алу максатында да кулланып булмаячак. Дәүләт Думасына бу җәһәттән тиешле төзәтмә керткәннәр, дип яза “РИА Новости”, документта язылганнарга таянып.
Закон проектына төзәтмәләрне Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин җитәкчелегендә барлык фракцияләр башлыклары эшләгән.

Документта әйтелгәнчә, смартфоннарны барлык сыйныфларда, барлык дәресләрдә тыячаклар. Бу таләп бары тик балаларның, мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч янау очракларына гына кагылмаячак.


Фикер өстәү