Балигъ булмаганнарга вейплар сатуны тыю турында закон кабул ителгән

Дәүләт Думасы тарту өчен электрон җайланмаларны сату кагыйдәләрен кырысландыруны күздә тоткан закон проектын икенче укылышта кабул иткән. Бу тәкъдимне 7 апрельдә Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, барлык фракцияләр җитәкчеләре һәм вәкилләре – барлыгы 398 депутат керткән булган.

Проектта, аерым алганда, балигъ булмаганнарга вейплар (шул исәптән никотинсыз вейплар), алар өчен кирәк-ярак сатуны тулысынча тыю тәкъдим ителгән. Моннан тыш вейплар бары тик кибетләрдә, киштәгә куелмыйча гына, сатылачак. Шулай ук хуш исләр сеңдерелгән никотинлы продукцияне дә сатуга чыгаруны тыю күздә тотылган.

Исегезгә төшерәбез: Вячеслав Володин балигъ булмаганнарга вейплар сатуны тулысынча тыю мәсьәләсен 23 мартта Дәүләт Думасында Хөкүмәт хисабы белән чыгыш ясаганда күтәргән иде. Моңа кадәр Дума Рәисе Премьер-министр Михаил Мишустинга: “Балаларны коткарырга кирәк. Барысы да шуның белән йөри, бик хәтәр гадәт бу. Вейпның ни дәрәҗәдә зарарлы икәнен беркем дә төгәл генә әйтә алмый”, – дип мөрәҗәгать иткән.

Володин басым ясап әйткәнчә, укытучылар да вейпларны тыюны сорый. Мөгаллимнәр аларны балалардан ала-ала гарык булган инде.


Фикер өстәү