Азат Хәким: «Хыяллар чынга ашарга тиеш»

Ул күкләргә гашыйк. Авиация турында сөйләгәндә,күзләрендәге очкын, янындагыларга да күчеп, ул үткән юлны үтәсе килү теләге тудыра. Ирешелгән уңышлар, дәрәҗә дә аны үзгәртмәгән, һаман гади, ихлас. Тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә Татарстан авиациясе тарихында зур эшләре белән эз калдыручы шәхесләрнең берсе дә ул. Очучы, Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре, эшмәкәр, республикада эшлекле авиациягә нигез салучы Азат Хәким белән аның уңышка илткән юлы турында сөйләштек.

– Совет чорында очучы булу хыялы һәр ике малайның берсендә булгандыр. Азат Мортазович, күккә омтылуыгызга нәрсә сәбәп булды?

Күккә тартылу каян килгән соң миңа? Бу сорауны үз-үземә дә биргәнем бар (көлә). 1961 елның 9 мартында Зәйгә Чернушка кушаматлы эт утырган капсула һәм бик күп самолет-вертолетлар төшкән иде. Алты яшемдә әлеге тарихи вакыйганың шаһиты булу минем бүгенгемә оеткы салган булса кирәк. Соңрак, 1011 яшьлек вакытта, әтиемнән командировкага барганда үзе белән Казанга алып баруын сорап ялынганым хәтердә. Башкаланы бик күрәсем килә иде. Җыелышка дип барган әтинең, әлбәттә, мине көйләп йөрисе килмәгәндер. Ике көн ялынганнан соң гына ризалашты. Тормышта очраклыклар очраклы гына түгел, диләр бит. Зәйдән Казанга ул вакытта Ил-14 самолеты оча иде. Әлеге самолетның икенче пилоты Арча районыннан, әтинең танышы булып чыкты. Әтидән шыпырт кына: «Мине берничә минутка гына кабинасына кертмәсме икән?» – дип сорадым. Ул миңа Казанга кадәр самолет кабинасында очарга рөхсәт итте. Ә очучы булу карарына 14 яшемдә ул вакытта бик популяр булган «Неподсуден»фильмын караганнан соң килдем. Аның герое язмышы миңа шулкадәр тәэсир итте: бөтен сеансларына да билет сатып алып, фильмны әллә ничә тапкыр караганым хәтердә.

– Очучы булу уегызны әйткәч, әти-әниегез хупладымы соң?

– Юк, хупламадылар. Әни: «Синнән нинди очучы чыксын, бала чагыңда чирдән башың чыкмады, үзең ябык, кечкенә», – дип көлде. Әти, үзенең авыл хуҗалыгында эшләвен мисал итеп, мине дә шул өлкәдә күрергә теләвен әйтте. Аның фикеренчә, очучы «бик үк аңлашылып бетми торган һөнәр».

– Әмма сез барыбер үзегезнекен эшләгәнсез.

– Минем Балашов югары хәрби авиация училищесына укырга керәсем килде. Тик анда конкурс бик зур булу сәбәпле, керә алмадым. Белемсез калып булмас, язганы шулдыр дип, Казанның авыл хуҗалыгы институтына документларымны илтеп бирдем. Шул вакытта башкала белән танышып йөргәндә, ДОССАФ авиация үзәгенә укучылар җыюлары турында белдерүгә күзем төште. Ике дә уйлап тормый документларымны институттан алып, анда илтеп бирдем. Барысы да шуннан башланды.

– Теләк бер нәрсә, тик кайчак күп кенә хәлләр үзебездән генә тормый. Яшьләргә бигрәк тә сәләтләрен күреп, вакытында юл күрсәтүче остазлары булу мөһим. Сезнең очракта ничегрәк булды?

– Укулар башлангач, безгә очарга өйрәтергә инструкторлар билгеләделәр. Мин хатын-кыз инструкторга эләктем. Егетләр миннән рәхәтләнеп көлделәр, минем дә кәефем нык кырылды. Шундый чибәр, сылу, һәр сүзен үлчәп әйтә торган инструкторым Татьяна Федоровна Долгованы күргәч, эчемә җылы йөгерде, фикерем үзгәрде. Хатын-кызда интуиция көчле була бит. Ул миндәге оештыру сәләтен күреп, төркемдәге җиде егет арасыннан мине «старший» итеп билгеләде. Ул тормышымда мөһим роль уйнаган кешеләрнең берсе булды. Татьяна Федоровна һәрчак миннән башкаларга караганда күбрәк таләп итте. Укып бетергәндә алтын киңәш бирде. «Син – төпле егет, начар очмыйсың, әмма сиңа югары белем алырга кирәк. Безнең илдә кәгазьсез син беркем дә түгел», – диде.

– Уңышның сере тырышлыкта икәне беркем өчен дә сер түгел. Ә шулай да «бәхет елмайды»дип искә алырлык мизгелләр дә булмый калмагандыр.

– Мин беркайчан да укудан, өйрәнүдән туктамадым. 19 яшьтә мөстәкыйль рәвештә МиГ-17 хәрби очкычларында полигоннарда маневрлап, парлап, корал белән очарга өйрәнгән егетләр идек. Хәзер уйлыйм да шаккатам. Соңрак Богырыслан авиация училищесына кердем. «5ле»гә генә укыгач, Мәскәүдә эшкә калырга да чакыру булды. Сөйгән кызым Казанда булгач, кайтырга уйладым. Ә ул вакытта монда беркем дә кайтырга теләми иде. Чөнки монда Як-40та районнарга гына очалар. Актаныш, Сарман, Чистай… Чистай белән Казан арасы 20 минут чамасы. Күккә күтәрелүгә, төшәр вакыт та җитә. Түләү дә километр исәбеннән, димәк, хезмәт хакы да аз дигән сүз. Әлеге очышлар мәктәп партасы сыман. Әмма бу авыр шартлар тәҗрибә туплар өчен бик яхшы нигез булды. 26 яшьтә иң яшь капитаннарының берсе идем. Бу инде синең бортта 30 кеше дигән сүз. 28 яшемдә мине эскадрилья парторгы итеп сайладылар. Анда дәү, тәҗрибәле абзыйлар да бар иде югыйсә.

Ул вакытта «Сокол» тәҗрибә конструкторлыкбюросына очучы-сынаучы вазыйфасына кеше эзләделәр. Командир, эчми, тартмый, югары белемле (КДУның тарих һәм филология бүлеген тәмамлаган идем) егет дип әлеге вазыйфаны тәкъдим иттеләр. Минем өчен бу көтелмәгән хәл, ул хакта хәтта хыялланганым да юк иде! Аннан соң тагын бер елга Жуковскийга укырга җибәрделәр. Ул вакытта бөтен Советлар Союзына ике елга бер тапкыр 12 очучы-сынаучы җыялар иде. Алар авиация элитасы дип атала. Бу – космоска эләгү төсле күз алдына да китереп булмый торган югарылык! Мин анда балачактан таныш булган Советлар Союзы Геройлары арасында йөрдем, бу хәлгә үзем дә шакката идем. Ел ярым әкияттәгечә яшәдем: алар белән аралашам, ашханәдә алар белән бер өстәл янында утырып ашыйм, шакката торган бит! Бәхет елмайды, дими ни дисең моны?!

– Илдәге үзгәртеп кору чоры авиациягә дә тәэсир итми калмады. Сез әлеге сынау чорын ничек чыктыгыз?

– Ул – әйтергә ярамый торган «супер серле»аэродомнарга очкан вакыт. Илдә ниндидер үзгәрешләр булырга тиеш икәнлеге сизелә иде. Эш, хезмәт хакы кимеде. Эштән тыш вакытларымда өч ел буе такси йөрттем.1991 елда баш конструкторга килдем дә: «Кешеләр аз оча, тиздән бөтенләй туктарбыз сыман. Берәр кооператив булса да ачаргамы әллә?» – дидем. Самолет арендаларга булдык. 15 кеше, арендага алынган самолет белән эшлекле авиалиния буларак эшли башладык. Шулай итеп «Тулпар» туды. Мине шуңа Татарстанда эшлекле авиация, бизнес авиациягә нигез салучылар исәбенә кертәләр. Без беренче идек. Аз булса да заказчылар барлыкка килде. Чиновникларны ташый башладык. Авыр еллар булса да, әкренләп эшләп киттек. 1995 елда «Газпром»га хезмәт күрсәтә башладык, хезмәткәрләрен җәй айларында ял итәргә җылы якларга ташыдык, акрынлап табыш та керә башлады.

– Ул вакыттагы «Тулпар» хәзер хәйран үсеп өлгергәндер инде?

– Бүгенге «Тулпар» компанияләр төркеме җиде оешманы үз эченә ала, алар барысы да керемле һәм анда бер меңнән артык кеше эшли. Эшлекле авиация, самолет интерьеры буенча Россиядә беренчелектә, техник хезмәт күрсәтү буенча да беренче бишлеккә керә.

– Татар рухын чагылдырган исемне дә үзегез сайладыгызмы?

Профессор, академик Миркасыйм Госмановтан авиакомпаниягә мәгънәле, колакка ятышлы, татарның асылына туры килгән исем сайлашуын сорадым. Ул тәкъдим иткән дистәләгән исем арасыннан «Тулпар»ны сайладык.

– Банкротлыкка чыккан «Казан» аэропортына җитәкче булып билгеләнеп, аны аякка бастыргач кына китеп баргансыз. Нигә?

– Ул вакытта аэропортта хәлләр мөшкел иде:бурыч, халык биш айдан артык хезмәт хакы алмаган. Яшь, энергияле белгечләрдән команда туплап эшли башладык. Күп кенә хезмәткәрләрне кыскартырга туры килде. 2001 елда «Казан»аэропорты Россиядә беренчелеккә чыкты. Килешү өч елга иде. Үз эшем белән шөгыльләнәсем килү сәбәпле, китәргә булдым.

– Сездә кадрлар мәсьәләсе ничегрәк хәл ителә? Аларны үзегез әзерлисезме? Өметлеләр бармы?

– Авиациядә, югары технологияле өлкәләрдә кадрлар мәсьәләсе бик мөһим. Мине үстерүгәкүпме кешенең көче кергәнен истә тотып, кадрлар әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар бирәм. 2000 нче елдан башлап һәр ел саен КАИның 3 нче курсыннан 1015 студентны сайлап алып, үзебездә өйрәтәбез, эшләгәннәре өчен хезмәт хакы түлибез. Укып бетереп, ике ел тәҗрибә туплаган яшьләр арасыннан иң яхшылары сайлана. Шулай ук пилотларны да үзебез әзерлибез. Әле күптән түгел хезмәткәрләрнең документлары белән танышып утырганда, офиста кәгазь эшләрен башкаручыкызның дипломына күзем төште. Ә ул очу буенча уку йортын тәмамлаган. Чакырып сорашырга булдым. Очу турында сөйләшкәндә, күзләрендә очкын барлыкка килүен, күк белән яшәвен күреп, яшьлегем исемә төште. Шундый ук теләк, кызыксыну чаткылары. Шулчак миңа күккә юлны хатын-кыз ачканын исемә төшереп, үземнең бурычымны кайтарырга тиешлегемне аңладым. Аны Санкт-Петербургка пилотлар әзерләү курсына җибәрдек. Әлбәттә, тәҗрибәле пилотлар җитәрлек, «Бортта хатын-кыз нәрсәгә инде», – диючеләр дә бар. Әмма хыяллар тормышка ашарга тиеш.

– Пандемия чорында күп кенә оешмалар банкротлыкка чыкты, табышлары кимеде. Ә сезнең өчен ничек булды? 

– Кризис кешенең профессиональлеген, ныклыгын сыный торган, мөмкинлекләр һәм үсеш чоры. Аны көчлеләр генә җиңеп чыга. Миңа пандемиягә кадәр: «Нигә сиңа техник хезмәт күрсәтү, интерьер?» – диючеләр байтак иде. Һәрбер хезмәтне әллә кая йөрми генә бер җирдә күрсәтү отышлы. Авиация өлкәсенә кагылган хезмәтләрнең бөтенесен бер урынга туплау яхшы нәтиҗә бирде. Ә кергән һәр сумны инвестицияләдек.

– 2022 елда махсус хәрби операция башлану, санкцияләр кертелүнең йогынтысы булдымы?

– Ә безнең бу чорда бөтен өлкәдә дә сорау һәм табыш артты. Бигрәк тә эшлекле авиациягә ихтыяҗ үсү сизелде. Без кризиска әзер идек. «Син болай буласын кайдан белдең?» – диләр хәзер. Ләкин хәлләрнең шуңа барганы билгеле, тик кайчан буласы анык түгел иде. Хәзер төп проблемаларның берсе – техник хезмәт күрсәтү. Ә бу безнең үзебездә бар. Без санкцияләр кертелгәннән соң беренче ике айда тулы көченә эшләгән бердәнбер компания идек. Хәзер бөтен нәрсәне үзгәртеп кору, яңа баскычка күтәрелү өчен мөмкинлекләр чоры. Һәркем үз эшен профессиональ дәрәҗәдә намус белән башкарса, биш елдан безнең ил танымаслык булып үсәчәк.

– Эшкә бирелү гаилә белән ялга вакыт та калдырмагандыр?

– Эшемне хатыным Нурсөя аңлап кабул итте. Ике егет тәрбияләп үстердек. Ә менә ял итәргә, чыннан да, бер минут вакыт та булмаган, тәүлегенә 24 сәгать эшләгән чаклар да бар иде. Мөмкинлегем була торып, бер тапкыр да диңгез буена барып ял иткәнем булмаган, быел тәүге тапкыр моңа вакыт таптым. Минем өчен йортым янында җирдә казыну, нидер эшләп керү үзе бер ял сыман. Артыгы кирәк тә түгел.

«Тормышка ашырасы иде» дигән хыялларыгыз бармы?

– Самолетлар өчен ангар төзү – иң зур хыялым. Вакыт тәгәри, ихтыяҗ бар, өлгерәсе иде.

Гөлнара Зиннәтуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү