Каенлыкка – суга. «Табигать нигъмәтләреннән файдаланып калырга кирәк»

Авыл халкының каен, өрәңге суы (киртләч яфраклы) җыйган чагы. Бер тәмен белгәннәр, файдасын күргәннәр аны кышка туплап калырга тырыша. Кемдер йөзәр банка әзерләп куйган инде. Тик белгечләр, агачка шешә элгәнче, тәртибен белергә кирәк, дип кисәтә. Югыйсә штраф түләргә туры киләчәк.

Каен суын быел март аенда ук җыя башладылар. Аны ифтар мәҗлесләренә авыз иттерергә дә китерәләр икән. Балык Бистәсе районында яшәүче Гөлсәрия Гыйләҗева каен суыннан 20 литр компот кайнаткан инде. Бу әле соңгысы түгел. Каен су бирүдән туктаганчы, шешәләр санын тагын ишәйтмәкче.

– Табигать нигъмәтләреннән файдаланып калырга кирәк. Җиләген, гөмбәсен дә җыябыз, каен суын да. Һәркайсының – үз шифасы. Без бит агачка зыян китермибез. Борау белән җайлап тишеп, су аккан урынга бөке тыгып, бакча сумаласы сылап куябыз. Вакыт үткәч, тишеге ябыла, каен безгә рәнҗеми, – ди Гөлсәрия Гыйлаҗева.

Балтачта яшәүче Рөстәм Бикмуллин да каенлыкка көн саен йөри икән. «Иртән ике каенга бишәр литрлы савытлар эләм. Кичкә ун литр тула. Бер атна җыйдым инде. Без аны катырып та куябыз, стаканлап та эчәбез. Файдасы турында әйтә алмыйм. Әмма ниндидер көч бирә кебек», – ди егет.

Каен суының шифасын табучылар да бар. Түбән Кама районында яшәүче Яран Кәримова:

– 2003 елда иремне бригада белән урман кисәргә куйганнар иде. Бу агачлар барыбер киселә дип, рәхәтләнеп каен суы ташыды. 14 ел балабыз булмаган иде. Ышанасызмы, шуннан соң кызыбыз туды, – ди әнә.

Тукай районы урманчысы Валериан Чернов каен суын белмичә җыюны агачны үтерүгә тиңли:

– Суын алгач, тишеген томалап куябыз, диләр. Каплауның да аермасы бар бит. Каен суын киселә торган кишәрлектән генә җыярга ярый. Теләсә ничек кереп, теләсә ничек ала торган әйбер түгел ул.

Казан дәүләт аграр университеты галиме Харис Мусин әйтүенчә, өрәңге, каен суын бары белгечләр генә җыярга тиеш. Тик бүген белгәне дә, белмәгәне дә, агачны тишеп, урманга зыян сала.

– Урман хуҗалыгына шалтыратып: «Сездән кем дә булса, каен суы җыярга рөхсәт алдымы?» – дип сорагыз әле. Нәрсә диярләр икән? Бүген берәү дә ризалык сорамый, – ди Харис Мусин. – Мин узган гасырның 80–90 нчы елларында шәһәр яны хуҗалыгында директор булып эшләдем. Елына 150–160 тонна каен суы җыя идек. Аны Арча, Биектау районнарындагы заводларда тапшырдык. Алар өч литрлы банкаларга тутырып, кибеткә сатарга куя иде. Хәзер мондый нәрсә бетте. Бу сулар бик файдалы. Җирле өрәңгенеке каенныкына караганда баллырак. Анда микроэлементлар да бар. Өрәңге суны каенга караганда азрак бирә.

Айрат Әхмәров, Татарстан урман хуҗалыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе:

– Каен суын киселәсе урманда биш елдан да яшьрәк булмаган кишәрлекләрдән җыярга ярый. Тик үзагачка зыян килмәскә тиеш. Башка очракларда, агачны тишеп, суын алган өчен штраф каралган. Аның күләме физик затларга – 3–4 мең, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 меңгә, юридик затларга 200–300 мең сумга кадәр.

Сәрия Гыйлаҗевадан каен суы компоты рецепты:

– Өч литрлы банкаларны парда тотып алам. Аңа берничә телем лимон яки әфлисун, 100–200 грамм шикәр комы, ярты бал кашыгы лимон кислотасы салам. Башта каен суын кәстрүлгә салып, кайный башлаганчы, утта тотып алам. Күбеген җыярга кирәк. Аннан банкага салып, кышка ябып куям.

Икенче төрле ысулы да бар. Стерильләштерелгән өч литрлы банкага 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 3–4 аш кашыгы шикәр комы, каен суы салып ябарга мөмкин.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү