Үсмерләргә электрон сигаретлар өчен никотинсыз катнашма сатуны тыярга өндиләр

Вейпта химик матдәләрнең нормасы эшләнмәгән.

Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, илкүләм ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец үсмерләргә вейп өчен никотинсыз катнашма сатуны тыярга чакырган. Бу җәһәттән ул сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко исеменә хат юллаган, дип яза RT.

Балалар омбудсмены башта Сәламәтлек саклау министрлыгының Илкүләм балалар сәламәтлеген тикшерү үзәгенә хат җибәргән булган.

Вейплар (махсус сыекча белән эшләүче электрон җайланмалар) сертификатлаштырылмый. Электрон вейпларда химик матдәләр нормасы да эшләнмәгән.

Белгечләр әйтүенчә, вейп тарту еш кына сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Берничә тикшеренү нәтиҗәсендә, никотинсыз, дип күрсәтелгән сыекчаларда әлеге матдәнең табылуы ачыкланган.

Үзәктә Ирина Волынецның тәкъдиме хупланган. Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, катнашмадагы химик матдәләр, шул исәптән, сулыш кысылуга, йөткерү, хәтер начараюга китерергә мөмкин.

Шуңа күрә балалар омбудсмены 18 яшькә кадәрге үсмерләргә никотинсыз катнашмалар сатуны тыю тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган да инде.


Фикер өстәү