Танылган актер юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган

Ярославльдә Волков исемендәге театрның сәнгать җитәкчесе Сергей Пускепалис юл-транспорт һәлакәтендә һәлак була, дип хәбәр итте РИА Новости.

Беренчел мәгълүматларына караганда, 20 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Ростов районында «Холмогора» М8 автомобиль юлының 201 километрында «Форд транзит» автомобиле һәм йөк автомобиле бәрелешкән.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, бер кеше хастаханәдә. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Фаҗига сәбәпләре ачыклана», — диелә.


Фикер өстәү