«Рубин»ның баш тренеры итеп Рәшит Рәхимовны билгеләделәр

Казанның «Рубин» футбол командасы баш тренеры итеп Рәшит Рәхимовны билгеләделәр. Бу вазыйфада ул Юрий Уткульбаевны алмаштырды.

Рәшит Рәхимовка 58 яшь. Моңа кадәр ул «Адмира Ваккер» (Австрия), «Амкар» (Пермь), «Локомотив» (Москва), «Ахмат» (Грозный), «Уфа» командаларын җитәкләде.

Юрий Уткульбаевны исә “Рубин”ның остазы итеп 2022 елның 15 ноябрендә эшли башлаган иде. Аның җитәкчелегендә “Рубин” Беренче лиганың 8 уенында дүрт җиңү яулады, дүрт мәртәбә тигез исәпкә уйнады.

“Рубин” командасы әлеге лигада икече урынны алып тора. Клуб исәбендә 47 очко.


Фикер өстәү