«Рубин» премьер-лигада рәттән өченче җиңүен яулады

«Рубин» премьер-лигада рәттән өченче җиңүен яулады. «Ахмат»ка каршы узган һәм 2:1 исәбе белән тәмамланган очрашуда Казан командасының беренче тубын Сеад Хакшабанович кертте. Бу – аның «Рубин»дагы беренче голы. Грозный командасы капкасына икенче тупны кунаклар үзләре кертте. Очрашудан соң «Ахмат»ның баш тренеры Андрей Талалаев аларның капкачысын куып чыгарган баш хөкемдардан, ә «Рубин»ның остазы Леонид Слуцкий «Ак барс-Арена»дагы уен кырыннан зарланды.

– Былтыр ел буе шул хакта сөрән салдык. Агрономны алмаштырдылар. Әмма монда нинди генә чара узмый. Чирәмне эштән чыгарганнар. Безнең футболчыларның бирегә килеп уйнарга теләге юк хәтта. Инде республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәм. Узган ел уен кыры аркасында күпме очко югалттык. Читтә узган очрашуларда нәтиҗәләр яхшырак икән, бу юктан гына түгел бит инде, – диде Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү