«Рубин» «Уфа»га җиңелеп, премьер-лигадан төшеп калды

«Рубин» быелгы сезонның соңгы очрашуында үз кырында «Уфа»га оттырып, турнир таблицасында 15нче урынны алды һәм премьер-лигадан төшеп калды. Казан командасы очрашуның соңгы минутында пенальтидан файдалана алмады.

Әлеге матч алдыннан турнир таблицасында 14нче һәм 15нче урыннарны биләгән һәм шунлыктан ике як өчен дә хәлиткеч әһәмияткә ия булган очрашуда Казан командасы исәпне ачты. Хөкемдар башта кунак команда сакчысының кул белән уйнаганын күрмәсә дә, ВАР ярдәмендә Уфа капкасына 37нче минутта пенальти билгеләделәр. «Рубин» һөҗүмчесе Виталий Лисакович бу мөмкинлектән файдаланды һәм исәп 1:0 булды.

Очрашуның икенче таймында кунаклар исәпне тигезли алды. 54нче минутта тупны Владислав Камилов кертте. Матчның соңгы минутында көндәшләр тагын бер мәртәбә уңышка иреште. Бу юлы Дилан Ортиз нәтиҗәгә иреште. 90 минут тәмамланып, өстәмә вакыт башлангач, кунаклар капкасына тагын бер пенальти билгеләделәр. Бу юлы Виталий Лисакович тупны капкага кертә алмады.

Шул рәвешле, «Ак барс-Арена» стадионына җыелган 25 меңнән артык тамашачы Казан командасының премьер-лигадан төшеп калуына шаһит булды. «Рубин» премьер-лигада 2003 елдан бирле чыгыш ясап, ике мәртәбә Россия чемпионы булып танылды.

Команда Уен Очко
1 Зенит 30 65
2 Сочи 30 56
3 Динамо М 30 53
4 Краснодар 30 50
5 ЦСКА 30 50
6 Локомотив М 30 48
7 Ахмат 30 42
8 Крылья Советов 30 41
9 Ростов 30 38
10 Спартак М 30 38
11 Нижний Новгород 30 33
12 Урал 30 33
13 Химки 30 32
14 Уфа 30 30
15 Рубин 30 29
16 Арсенал 30 23

 


Фикер өстәү