Болгарда батыр калган Фирдүс Зәйнуллинга мотоцикл руленә утырырга ярамый

Бүген Болгарда Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган турнирда баш батыр калган Яшел Үзән егете Фирдүс Зәйнуллин әйтүенчә, әлеге бәйгедә җиңү авыр булмаган. 

“Дөресен әйткәндә, бик катлаулы булмады. Быел авыр үлчәүдә төп көндәшләрнең берсе булган Сергей Павлик та чыгыш ясамады. Әмма мин тарихи турнирда җиңүем өчен бик шатмын. Ник дигәндә, мондый вакыйгалар ел саен булмый. Ә без әнә шул уңайдан оештырылган бәйгедә чыгыш ясап, тарихка кереп калдык”, – диде ул.

Баш батыр булып танылгач, Фирдүскә мотоцикл алу өчен сертификат тапшырдылар. Шунысы кызык, аның ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә итү хокукы, ягъни “права”сы юк икән. “Мотоциклга соңгы тапкыр кайчан утырганны да хәтерләмим инде. 15-16 яшьләрдә авылда булгандыр. 4 ел элек мопедта йөреп караган идем”, – ди авырлыгы 140 килодан арткан батыр. Яшел Үзән пәһлеваны көрәшеп 15 машина, 200дән артык тәкә откан.


Фикер өстәү