Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогының баш батыры булып Фирдүс Зәйнуллин танылды

Идел буе Болгар Дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Болгарда көрәш турниры тәмамланды.

60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 килолы һәм иң авыр үлчәүдә узган турнирда Татарстаннан өч көрәшче – Рафаэль Кәлимуллин, Руслан Рәфыйков һәм узган елгы баш батыр Фирдүс Зәйнуллин чыгыш ясады. Егетләрнең өчесе дә үз ишләре арасында җиңүче булып танылды.

Фирдүс Зәйнуллин исә баш батыр исеме өчен алышта Оренбург егете Валерий Рәфыйковтан өстен чыкты һәм төп бүләк – мотоциклга ия булды.

 


Фикер өстәү