Казанда Рамазан уңаеннан 30нчы маршрут автобусы бер көн бушлай йөриячәк

14нче апрельдә, изге җомга көнендә, Казанда беренче тапкыр 30нчы автобус (борт номеры — 720) Рамазан ае уңаеннан бер көн бушлай йөриячәк.

Казанлылар һәм башкала кунакларына мондый үзенчәлекле бүләкне Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды ясый, ул “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түләячәк.
“Рамазан маршруты” сәг. 9.00-дән 18.00-гә кадәр эшлиячәк. Хәйрия акциясе бу юлысы 30нчы маршрут буенча йөрүче бер генә автобусны колачлаячак, ә киләчәктә оештыручылар, тәүге тәҗрибәне исәпкә алып, аны мөмкин булганча киңәйтәчәк. 30нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар бар. Бушлай автобусны танып алу өчен аның алдагы тәрәзәләрендә «Рамазан мөбарәк булсын» һәм «Социальный маршрут БФ «Закят» дип язылган табличкалар урнашкан булачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк.
Шунысы игътибарга лаек, 30нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннанрак таныша алачак. Шулай итеп, Фонд белгечләре киң җәмәгатьчелектә татар-мөселман мәдәнияте кыйммәтләрен, төрле диннәр һәм милләтләр арасында татулык традицияләрен популярлаштырырга ниятли.


Фикер өстәү