«Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны башлана

2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча «Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китәчәк.

Ел саен игълан ителә торган бу акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

Хәйрия марафоны турында тулырак сылтама буенча белергә мөмкин.


Фикер өстәү