Рөстәм Миңнеханов «Рамазан чатыры» проекты кысаларында хәйрия ифтарында катнашты

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рамазан чатыры» мәдәни-агарту проекты кысаларында хәйрия ифтарында катнашты.

Чара Поклонная тавындагы (Мәскәү) Мемориаль мәчете мәйданчыгында узды. Бүген «Рамазан чатырын»да — Татарстан Республикасы кичәсе.

«Рамазан чатыры»нда Татарстан Республикасы кичәсендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин кунак булды.

«Рамазан чатыры» — ел саен Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте, Мәскәү Диния нәзарәте һәм Мәскәү Хөкүмәте тарафыннан оештырыла торган чара. Бу инде 19нчы «Рамазан чатыры», 2024 елда ул 11 марттан 9 апрельгә кадәр уза. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел проект кысаларында МХОдә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү өчен хәйрия акциясе уздыру планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов ифтарда катнашучыларны сәламләде. Ул, аерым алганда, быел Татарстанның, элеккечә, бай халыкара көн тәртибе белән билгеләнүен искәртте. Күптән түгел төрле илләрдән вәкилләр җыйган «Киләчәк уеннары» тәмамланды. «Май аенда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы узачак, — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. — Ә көзен Казанда Россия Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән төп халыкара вакыйга – БРИКС илләре саммиты узачак. Бу саммит безнең илкүләм лидерның халыкара хезмәттәшлекне, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны тагын да ныгыту курсының дәвамы булып тора».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Рамазан чатыры» проектын оештыручыларга рәхмәт белдерде.

«Без «Рамазан чатыры»ның күпьеллар буена оештырылуы өчен Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәтенә һәм шәхсән Равил хәзрәткә рәхмәтлебез, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Ышанам, бу мөһим проект җәмгыятебезнең әхлакый нигезләрен, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итәчәк».

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы кичәсе кысаларында берничә республика дәүләт бүләген тапшырды. Мәсәлән, Россия Федерациясе Мөселманнары диния идарәсе һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Шулай ук «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме, Татарстан Рәисе Рәхмәте һ. б. бүләкләр тапшырылды.

РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин да бүгенге «Рамазан чатыры»нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы әзерләгән иҗади программа белән дәвам итте.

Мәскәү МДН кичәләрне турыдан-туры трансляцияләүне Мәскәү МДН ютуб-каналында оештырды: https://www.youtube.com/channel/UCwvoJbYU5qnCtll6nHzQo0A.

Исегезгә төшерәбез, «Рамазан чатыры» проекты нигезендә Рамазан ае дәвамында хәйрия ифтарлары үткәрү тора. Шулай ук ифтар-бокслар тарату оештырылган. Шулай итеп, Рамазан аенда «Чатыр» мәйданчыгына 80 000нән артык кеше килә алачак.

«Рамазан чатыры» проекты турында тулырак — https://shater-ramadana.ru/o-proekte/


Фикер өстәү