«Рамазан – изге гамәлләр ае» марафонында 7 меңнән артык кешегә ярдәм күрсәтелгән

Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. Әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан аеның беренче көнненән үк игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә «Зәкят» хәйрия фонды аның кысаларында 7098 кешегә ярдәм күрсәткән.

Марафонның иң төп нәтиҗәләреннән берсе авыру сабыйларны дәвалау өчен акча җыю белән бәйле. Акция Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 23 балага тернәкләнү һәм дәвалау курсларын узарга мөмкинлек бирде. 2-18 яшьтәге бу балалар церебраль паралич, умыртка мускуллары атрофиясе, дезагригацион тромбоцитопатия (кан оемый), башка су җыелу белән бәйле  (внутренняя постгеморрагическая гидроцефалия), краниостеноз (баш сөягенең баш мие урнашкан өлеше үзгәреш кичергән), үзәк нерв системасы зарарлану, аутизм (РАС), сулыш органнары җитлекмичә туу һәм башка авыр диагнозлар белән көрәшә.

Рамазанның аерылгысыз өлеше булып мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасын һәм фидия түләү тора. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен «Зәкят» хәйрия фонды әлеге төр сәдакаларны электрон рәвештә үзәкләштереп җыюны оештырды. Нәтиҗәдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 1 900 000 сумнан артык фитр һәм фидия җыйган. Акчалар 29 мохтаҗ гаиләгә бирелгән һәм Фондның социаль проектларына җибәрелгән.

Хәйрия марафонының тагын бер юнәлеше Татарстанның аз керемле гаиләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү белән бәйле иде. Ай дәвамында «Зәкят» хәйрия фонды үз карамагындагы 625 кешене, мәдрәсә шәкертләрен һәм мөгаллимнәрне, инвалидларны һәм башка мохтаҗларны 4,5 тонна азык-төлек белән тәэмин итте.

Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды 45 махсус хәйрия ифтары уздырды, аларда республиканың Казан шәһәреннән, Әлмәт, Арча, Кукмара, Питрәч, Ютазы районнарыннан 5040 мохтаҗ авыз ачты.

«Зәкят» хәйрия фонды Казанда Рамазан уңаеннан бер көнгә бер автобуста социаль маршрут та оештырды. 800 пассажир 30 нчы автобуста иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр бушлай йөрде – аларның чыгымнарын Фонд күтәрде.

«Зәкят» фонды шулай ук «Мөхәммадия» мәдрәсәсе һәм «Гаилә» мәчете янында җиләк-җимеш агачлары утыртты.

Рамазан аенда Луганск һәм Донецкидан килгән качаклар да игътибарсыз калмады. 2023 елның март аенда 581 качакка гомуми авырлыгы якынча 300 кг булган 481 927 сумлык шәхси гигиена әйберләре һәм көнкүреш химиясе бирелде.

Фонд Ураза бәйрәме хөрмәтенә “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен хәйрия чарасы уздырды. Егермеләп бала тәмле төшке аш белән сыйланды һәм бүләкләр белән сөендерелде. Аңарчы алар Рамазан ае буена фондта тегәргә өйрәтү дәресләренә йөрде һәм үзләренә киемнәр тегеп киде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу акциядә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә һәм эшлекле партнерларына рәхмәтен белдерә.


Фикер өстәү