«Зәкят» фонды беренче ункөнлектә 200 гаиләгә һәм 5 авыру кешегә ярдәм күрсәтте

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны  дәвам итә. 

Изге айның беренче 10 көнендә, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фондында 4 авыру баланы һәм 1 олы кешене дәвалау өчен акча җыелды. Шулай ук 200 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмалары алырга өлгерде.

«Рамазан ае – игелекле эшләр ае» акциясендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез һәм изге айда бу игелекле эшкә үз өлешен кертергәчакырабыз.

Белешмә.

«Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.


Фикер өстәү