25 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара кыз бала көне

Бу вакыйга – иң якын кешеләр белән вакытны уздырырга, аларга шатлык бүләк итәргә, ихлас мәхәббәтне һәм җылылыкны күрсәтергә тагын бер сәбәп.

Шамов хастаханәсе

1910 елның 25 апрелендә Шамов исемендәге Казан шәһәр хастаханәсе ачыла. Ул шәһәрдә танылган сәүдәгәр Яков Шамов акчасына төзелә. Меценат хастаханә ачылганчы үлеп китә, шуңа күрә ачылу тантанасында аның хатыны Аграфена Христофоровна катнаша. Клиника соңыннан госпиталь дә, совет хастаханәсе дә була, ә хәзер бинада кунакханә урнашкан.

 Моабит дәфтәре

«Моабит дәфтәре»нең рус теленә беренче тәрҗемәсен шагыйрь һәм язучы Кави Нәҗми башкара. 1952 елда ул СССР Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеев белән очраша һәм Муса Җәлилне реабилитацияләү мәсьәләсен күтәрә. «Литературная газета» битләрендә «Моабит дәфтәре» ннән беренче шигырьләрне бастыруда Кави Нәҗмигә газетаның баш мөхәррире Константин Симонов белән булган күпьеллык дуслыгы ярдәм итә. 1953 елның 25 апрелендә чыккан бу алты шигырь  геройның намуслы исемен кайтара. Алар шагыйрь Илья Френкельнең тәрҗемәсендә чыгалар.

СССРда кунакта

1983 елның 25 апрелендә СССР генераль секретаре Андропов Америка кызы Саманта Смитны Советлар Союзына кунакка чакыра. Бу Самантаның совет лидерына атом-төш сугышы башлану ихтималы уңаеннан борчылу белдергән хаты белән бәйле була. Саманта әти-әнисе белән «Артек» лагеренда да булып кайталар. СССрдан кайткач, туган илендә ул чын йолдыз була, китап яза, сериалларда төшә. Әмма 1985 елның 25 августында 13 яшендә авиаһәлакәттә гомере өзелә.

Беренче автомобиль номерлары

1901 елда Нью-Йоркта дөньяда беренче автомобиль номерлары кертелә. Машиналарның хуҗалары бер доллар түләргә һәм үз фамилиясен, адресын һәм автомобиль тасвирламасын теркәргә тиеш булалар. Ул елны 954 номер бирелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү