Өстәлемдә – ахирәтем. «Сөембикә» журналы 110 еллыгын билгеләп узды

Туташларның да, ханымнарның да, ак яулыклы әбекәйләрнең дә ышанычлы ахирәте ул. Быел 110 яшен тутырган «Сөембикә» журналын, яратып, әнә шулай атыйлар. Хатын-кызлар өчен нәшер ителүче бердәнбер әдәби-нәфис басма «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә күркәм юбилеен билгеләп узды.

«Сөембикә» журналының 110 еллык юбилей кичәсендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары да катнашты. Гомумән, бу чара съезд узасы көннәргә туры китереп оештырылган иде. Юкка гына түгел, билгеле: беренчедән, журнал татар хатын-кызлары турында сөйли һәм алар өчен нәшер ителә, икенчедән, «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе дә нәкъ менә «Сөембикә» канаты астында оеша. Хатын-кыз хокукларын яклау, иҗтимагый эшләр белән бәйле чорда – 1992 елда – журналның элеккеге баш мөхәррире Роза Туфитуллова нигез сала аңа.

– «Сөембикә» журналын «Ак калфак» оешмасының бишеге дип тә әйтергә була. Мин үзем редакциядә 1993 елда эшли башладым. Бу – оешма эшләп китүнең беренче еллары. Шуңа күрә чишмә башында торучы ханымнарың күбесе һаман да күз алдымда: ул елларда журналда эшләүче журналистлар Филисә Хәкимова һәм Роза Камалетдинова, рәссам Бакый Урманченың җәмәгате Флора Әхмәтова-Урманче, Сәйдә абыстай Аппакова, Дания Нуруллина, Гөлзадә Сафиуллина… «Ак калфак»ның «Сөембикә» журналы белән берлектә уздырылган «Гыйффәт туташ», «Киленбикә» кебек халыкара бәйге-тамашаларын оештыруда да ул елларда эшләүче редакция коллективының өлеше зур, – диде бу җәһәттән журналның баш мөхәррире Лариса Маликова.

Шулай итеп, төрле яшьтәге туташ һәм ханымнар белән бергә бар мәгънәдә дә гүзәл тамаша карап кайттык без.

«Әни журналы»

«Сөембикә» – татар матбугатында иң озын гомерле басма. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләре белән әйтсәк, 110 ел гомер – бик зур җаваплылык ул.

– Бай мирасны саклау, шул ук вакытта заман белән бергә атлау, хаклыкчанлыкны да югалтмау – зур казаныш, – диде ул, журнал коллективын бәйрәмнәре белән котлап. – Миннән журналның тиражын сорыйлар. Әмма бу очракта эш тиражда түгел. Мисал өчен, язылу чоры башлануга, әни «Сөембикә»гә язылырга куша. Журнал авылга килүгә, аны бөтен урамнары белән укыйлар. Чиратлашып. Шуңа күрә «Сөембикә»не укучылар рәсми саннардан күпкә күбрәк ул.

Юбилей ияләрен котларга килгән рәсми затларның күбесе «Сөембикә»не «әни журналы» дип атады. Аларның котлау сүзләре дә җылы хатирәләргә, кызыклы вакыйгаларга төрелгән иде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникованың 92 яшьлек әнисе күзләренә операция ясаткан көнне дә журналны укымыйча түзә алмаган.

– Операция булган көнне үк, кызым, миңа укырга ярыймы әле, дип шалтыратты. Баксаң, әнигә «Сөембикә»нең яңа саны килгән. Шуны кулына алып укыймыча түзә алмый икән. Журналның шундый тугры укучылары күп. Гомумән, «Сөембикә» – зур дәрәҗәдә чыга торган басмаларның иң озын гомерлесе, – диде ул. Сәхнәдән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзләрен дә җиткерде.

Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова да туган йортында әлеге журналның урыны һәрвакыт түрдән булуын әйтте, «Сөембикә»нең тәрбияви ролен ассызыклады.

Заман хатын-кызларының көзгесе

«Сөембикә»нең бүгенге авторлары – хатын-кызлар. Гомумән, татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге урыны һәм роле турындагы журнал тарихында хатын-кыз журналистларның өстенлек итүе – табигый нәрсә. Ләкин басмага ир-егетләрнең дә кулы тигән. Бәйрәм концерты башланыр алдыннан 22 ел буе гүзәл затлардан торган коллективта эшләп, хатын-кыз күңеленең бар нечкәлекләрен аңлап иҗат иткән Марат Әмирханов белән әңгәмә кордык. Чәчкәләр арасында эшләүнең рәхәт һәм бераз гына катлаулы якларын сөйләде ул.

– «Сөембикә» журналының башында ир-атлар торган. Аның беренче нашире һәм мөхәррире, журналга юл ярган кеше дә – Ягъкуб Хәлили. Аннан тыш та басмада күренекле ир-ат язучыларның эшләве билгеле. Бүгенге «Сөембикә»нең атасы Һади Такташ турында да әйтми калып булмый. Ул чакта «Азат хатын» атамасы белән чыккан журналга юл күрсәтә, баш мөхәррир Гөлчирә Гафуровага («Азат хатын»ның 1931–1937 еллардагы баш мөхәррире. – Авт.) журналистика серләрен өйрәтә шагыйрь. Үзем исә журналда 22 ел эшләдем. Бу еллар аралыгында хатын-кызлар белән эшләүнең шактый гына үзенчәлекләрен отып алдым. Аларга хәерхаһлы булып торсаң, барысына да тигез карасаң, дусларына әйләнәсең. Шунда берсен булса да аерасың икән, беттең дигән сүз, син – дошман. Хатын-кызда кырык чыра бар, шуның иң яхшысын сайлап ала алсаң, уңыш елмая инде. Гүзәл затлар белән эшләү бик рәхәт, ир-атлардан аермалы буларак, ышанычлы алар. 22 ел дәвамында 4 баш мөхәррир белән эшләргә туры килде, әмма нинди генә авыр чаклар булса да, берсе белән дә сүзгә килмәдек, – дип сөйләде Марат ага.

«Сөембикә» хатын-кызлар турында яза. Марат Әмирханов әйтмешли, нәзберек тә, нәфис тә, пыяла кебек уалучан да, бераз гына үпкәләүчән һәм хәйләкәр затлар турында. Шуңа да аларга аеруча игътибарлы булырга, күңелләренә сак кагылырга кирәк, ди ул.

Марат агадан журналның бүгенге хәленә нинди бәя бирүен дә сорадык.

– Бүген инде әүвәлге «Азат хатын» да, без эшләгән «Сөембикә» дә юк. Хәзер ул – «гламурный» журнал. Аны ачып карап чыгу гына да эстетик ләззәт бирә. Журнал хәзерге заманга туры килә. Яңа санны гына алыйк. Ул – чын европа стилендә ясалган басма. Эшләнеше бик уйланылган, язмаларын укый башлаганчы ук яхшы тәэсир калдыра, – диде ул.

Журнал үсеш-үзгәрештә. Моны аның бүгенге баш мөхәррире дә искәртте.

– Замана шуны таләп итә. Әмма журнал традицион кыйммәтләр турында да онытмый. Хәзер бит әледән-әле нейрочелтәр турында сөйләшәләр. Имеш, журналистларны бөтенләй алыштырак. Миңа калса, мондый эчтәлекле, затлы-зәвыклы журналны күзләре янып торган кешеләр генә эшли ала, – диде Лариса Маликова.

Без исә каләмдәшләребезгә әле күп еллар дәвамында укучыларының тугры дуслары булып, аларны сөендереп яшәүләрен телибез!

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү